Казанда Кремль урамындагы 7нче һәм 9нчы йортлар арасындагы “Зилант” скверына капиталь төзекләндерү үткәрелде.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән Казан мэры Илсур Метшин да башкала мэриясе бинасы янәшәсендәге әлеге җәмәгатьчелек мохитен карады. Скверның үзәк корылмасы – фонтан. Хәзер аңа тагын бер бизәк – Зилант өстәлде. Татар скульпторы Әлфиз Сабиров иҗат иткән бу сын Кытайда тимер кою остаханәсендә ясалды. Зилант көрәнсу төстә, кичләрен фонтан белән сын утлар астында балкый. Шушы җирлеккә 1,8 мең куак утыртылды. Сквер капкасы янына да 2 кечкенә зилант урнаштырылды.
Төзекләндерү “Тормыш өчен инфраструктура” илкүләм проекты кысаларында башкарылды.




Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар