Казанда кышкы мәдәни программа башланды.
Татарстан башкаласында 2026 елның 1-6 гыйнварында “Кыш Бабайның тылсымлы трамвае” хәрәкәтләнәчәк.
– Гыйнвар каникулын да кертеп, “Казанда кыш” проекты кысаларында казанлылар һәм кунаклар өчен 500 мәдәни чара планлаштырылды, – дип хәбәр итте шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Азат Абзалов “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә.
Казан циркында 23 һәм 24 декабрьдә махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары өчен Яңа ел тамашасы тәкъдим ителә. Анда балаларга Казан мэры бүләкләре дә бирелә. Башкаланың эре сәүдә үзәкләрендә Кыш Бабай белән Кар кызы катнашында “Казан ут чәчә!” флешмоблары үткәрелә, бүләкләр дә була. Барлык мәгариф учреждениеләрендә Яңа ел бәйрәмнәре оештырыла. Балалар бакчаларына йөртелүче 70 324 сабый, шулай ук башлангыч сыйныфлардагы 74 436 укучы бүләкләр алачак.
– “Татнефть Арена” боз спорт сараенда республика Яңа ел чыршы бәйрәме 24 декабрьдә була. Аңа 10-17 яшьләрдәге укуда, иҗатта, спортта һәм җәмәгать тормышында активлык күрсәтүче, шулай ук авыр тормыш хәлендә калган балалар чакырыла. Шәһәрдән читтән килүче 2 мең укучыга һәм аларны озатып йөрүче укытучыларга Казан мәктәпләре ашханәләрендә кайнар аш әзерләнелә, – диде Азат Абзалов.
Башкалада төп Чыршы “Казан” гаилә үзәге каршындагы мәйданда 23 декабрьдә 18.00 сәгатьтә ачыла. Биредә сәүдә рәтләре эшләячәк. Just Brass, Хопелес һәм Майкрайз оркесторлары, Казан шәһәр филармониясе артистлары чыгыш ясый.
Черек күл паркында һәм “Казан” гаилә үзәге каршындагы мәйданда төнлә Яңа елны каршы алу оештырыла. “Казан” гаилә үзәге каршындагы мәйданда кунакларны DJ-сет, “Швейцария” кавер-төркеме чыгышы, барабанчылар һәм концерт программасы көтә. Бәйрәм 1 гыйнварда 2.00 сәгатькә кадәр дәвам итә.
Казанның төп Чыршысы янында 1-11 гыйнварларда балалар өчен шәһәрнең театр студияләре спектакльләре, “Городские пижоны” кавер-төркеме, “Funky-Punky band”, “Пару ночей” һәм “2IZI” төркемнәре, Scratch DJ School һәм Казан филармониясе артистлары, шәһәрнең иҗат коллективлары чыгыш ясый.
1-6 гыйнварда 5 нче маршрутта “Кыш Бабайның тылсымлы трамвае” хәрәкәтләнәчәк. Бу көннәрдә 14.00-15.30 сәгатьләрдә пассажирлар бүләкләр отыш уенында катнаша һәм “сөйләшә” торган шләпә белән аралаша ала. Кыш Бабайга трамвайда Кар Барсы белән киләсе ел символы – Ат ярдәм итә. “Тормыш сөючеләр” (“Жезнелюб”) клубларына йөрүчеләр өчен мәдәният үзәкләрендә һәм китапханәләрдә Яңа ел кичәләре оештырыла.
“Моя Казань” сайтында һәм KZN порталында программа белән тулырак танышырга мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар