Татарстанда җәйге фестиваль марафоны башлана: 4 зур бәйрәм, һава шарлары, урта гасыр сугышлары һәм йөзләгән остаханә.
Узган ел Татарстанның туристлык үзәкләрендә 8 миллионнан артык кеше булган. Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов сүзләренчә, туристлар кабат республикага әйләнеп кайтсыннар өчен, яңадан-яңа, кызыклы проектлар булдырырга кирәк. Быел безне һәм кунакларны дүрт яңа фестиваль көтә.
Алар «Туризм һәм кунакчыллык» илкүләм проекты нигезендә гамәлгә ашырыла. Спикер шулай ук Казаннан фестивальләр узачак Чистай, Болгар, Алабуга, Түбән Кама һәм Чаллыга су юлы белән дә барып булуын искәртте.
«Мечтатели»: ике атналык күк бәйрәме
11 июльдән 19 июльгә кадәр Болгарда «Мечтатели» фестивалендә көтәләр. Фестиваль ике өлештән тора. Беренче атнада (11–14 июльдә) – “Һава еланнары” фестивале узачак. “Чарада 100ләп мастер-класс оештырылачак, анда һәркем үз кулы белән һава еланы ясый ала. Һәм 600 һава еланын бер үк вакытта күккә очыру планлаштырыла. Анда 3 яшьтән алып кечкенә балалар да катнаша ала. Кичен 2 сәгать дәвамында утлы шоу көтә, – дип кызыктырды «Мечтатели» һәм «Бөек Болгар» фестивальләрен оештыручы Алексей Кокурин.
Икенче атнада (16–19 июльдә) 10 команда тарихи дирижабльләрнең макетларын җыячак. Һава шарларында күтәрелеп булачак.
Алексей Кокурин әйтүенчә, Россиядә әлегә мондый гаилә фестивале узганы юк. Ул балаларны да, олыларны да берләштерәчәк.
Казаннан фестивальгә махсус трансфер оештырыла, дип искәртте спикер.
«Бөек Болгар»: урта гасыр сугышлары тере килеп кайта
Алексей Кокурин 8-9 августта Россия һәм Беларуссиянең иң көчле сугышчылары катнашында узачак халыкара урта гасыр сугышы фестивале турында да сөйләде. Аның кысаларында атлы турнирлар оештырыла. 100дән артык мастер-класслар көтелә. Кокурин әйтүенчә, бу проект иң титуллы һәм туристлар яратып кабул иткән фестиваль. Ике еллык тәнәфестән соң ул көчлерәк программа белән әйләнеп кайта.
Алабуга: музыка, кыңгыраулар һәм ук ату
Алабуга музей-тыюлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе Әлфия Шәрапова 9-12 июльдә узачак «Летние вечера в Елабуге» һәм Борис Березовскийның халыкара музыка фестиваленә чакырды. Фестивальдә 19 сәгать классик музыка, лазер шоу, шул ук вакытта «Спас ярминкәсе» үтәчәк.
2008 елдан бирле уздырылган “Кыңгырау чыңы” фестивале 31 июльдән 2 августка кадәр үтәр дип көтелә. Анда 40 шәһәрдән 140 катнашучы көтелә. Әлфия Шәрапова 1 августта «Туган Батыр» Бөтенроссия турниры турында да әйтеп узды.
«Крутушка»: этно-бәйрәм, традицияләр һәм XIX гасыр фотоаппаратлары
«Крутушка» фестивале сәнгать җитәкчесе Дина Башкирова сөйләвенчә, фестиваль 21-23 августта Биектау районындагы «Байтик» комплексында үткәрелә. Фестивальдә этномузыка, фольклор, кул эшләре, лекцияләр, халык уеннары көтелә. XIX гасыр фотоаппаратлары белән фотосессия ясау мөмкинчелеге дә булачак.
Кулинария мәйданчыгы, балалар программасы, халык театры эшләячәк. Кунаклар глэмпингта, корпуста, кемпингта яки палаткаларда яши ала. Медицина пункты, ашау урыннары каралган. Фестиваль 2009 елдан бирле уза. Бу – гаилә бәйрәме, традицион культураны саклаучы вакыйга, диде спикер.
Сергей Иванов фикеренчә, Татарстанда 2026 елның җәе кызыклы чараларга бай булачак. “Һәр кеше үзенә ошый торганын табачак. Иң яхшы вариант – фестивальләрнең барысына да бару. Алар төрле һәм һәрберсе үзенә бер кызыклы”, – дип тәмамлады ул сүзен.
Айзилә Гатауллина,
үз хәбәрчебез
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар