16+

Бүген һәркемнең уяу булуы сорала

Фашизмның баш калкытуына ирек бирергә ярамый.

Бүген һәркемнең уяу булуы сорала

Фашизмның баш калкытуына ирек бирергә ярамый.

Казанның Җиңү паркында яшь гвардиячеләр башкаланың балалар һәм яшьләр эшләре буенча комитеты белән берлектә хәтер акциясе үткәрде. Ул 3 сентябрь – Террорчылыкка каршы көрәшкә теләктәшлек көненә багышланды.

Чарада студентлар, укучылар, җәмәгать оешмалары вәкилләре һәм хокук сакчылары катнашты. 3 сентябрь – Россиядә хәтер көннәренең берсе. Әлеге дата 2004 елның 1-3 сентябрьләрендә Төньяк Осетиянең Беслан шәһәрендәге трагик вакыйгалар белән бәйле. Шул вакытта террорчылар Беслан мәктәбендә 334 кешенең гомерен өзгән иде, аларның 186сы – балалар.

– Хокук сакчыларына, махсус хәрби операциядә катнашучыларга рәхмәт! Алар яңадан баш калкытырга җыенган фашизмга каршы көрәшә. Без террорчылык гамәлләренә уяу булырга тиеш, – диде “Яшь гвардия”нең Казан бүлеге җитәкчесе Владислав Тарасов.

Террорлык актлары корбаннары 1 минут тынлык белән искә алынды, Мәңгелек ут янына тере чәчәкләр куелды.

Автор фоторепортажы
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading