Бүген парламент Президиумы утырышында шундый карар кабул ителде. Депутатлар 15 мәсьәлә, шул исәптән алты республика законы проектын, бер федераль закон проектын һәм өч закон чыгару инициативасын карарга планлаштыра.
Көн тәртибендәге төп мәсьәлә 2025 елда Министрлар Кабинеты эшчәнлеге нәтиҗәләре турындагы хисап булачак. Документ парламентка Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан кертелде һәм профильле юнәлешләр буенча барлык комитетлар утырышларында каралды. Әлеге мәсьәлә буенча доклад белән республика Премьер-министры Алексей Песошин чыгыш ясаячак.
«Премьер-министр докладында республика үсешенең барлык тармаклары турында җентекләп сөйләнеләчәк», – дип басым ясады Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов.
ТР Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина билгеләп үткәнчә, беренче укылышка Дәүләт Советы комитетлары тарафыннан алты закон проекты әзерләнгән: Балтач районының Ямбурово поселогын бетерү турында, шулай ук Татарстан Республикасының аерым закон актларына һәм дәүләт граждан хезмәте турында, мәгълүмат системалары һәм мәгълүматлаштыру турында, инвалидларның социаль, инженерлык һәм социаль объектлардан файдалана алуын тәэмин итү турында, транспорт инфраструктуралары һәм аларда күрсәтелә торган хезмәтләр, вөҗдан иреге һәм дини берләшмәләр турында республика законнарына үзгәрешләр кертә торган закон проектлары.
Алдагы утырышның көн тәртибенә «2025 елда Татарстан Республикасында граждан җәмгыяте институтларының торышы һәм үсеше турында» Иҗтимагый палата доклады кертелгән. Аны республиканың Иҗтимагый палатасы рәисе Александр Терентьев тәкъдим итәчәк.
Егерменче утырышта Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларын сайлау өчен тугыз кандидатураны карау планлаштырыла.
«Хөкүмәт сәгате» кысаларында «Татарстан Республикасында архив тармагын цифрлаштыру турында» мәгълүмат биреләчәк, аны Архив эше буенча комитет рәисе Гөлнара Габдрахманова тәкъдим итәчәк.
Лилия Маврина шулай ук хезмәттәшләренә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуыннан соң Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе 7 нче чакырылыш Дәүләт Советы депутаты вакантлы мандатын «Бердәм Россия» партиясенең республика исемлеге буенча теркәлгән кандидат буларак Лотфулла Шәфигуллинга тапшыруын хәбәр итте. «Лотфулла Нурислам улы Дәүләт Советы өчен яңа кеше түгел, ул дүртенче, бишенче һәм алтынчы чакырылыш республика парламенты депутаты итеп сайланды, Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитетын җитәкләде. Бу чакырылышта ул Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты составында эшләргә теләк белдерде. Бу нисбәттән Дәүләт Советы карары проекты әзерләнде һәм утырышның көн тәртибенә кертелә», – дип белдерде Дәүләт Советы Секретаре.
Комментарийлар