16+

Исе дә, төсе дә юк, ә үтерә: Татарстанда сөрем газы 10 кешенең гомерен өзгән

Газ аппаратларын үз белдегеңдә урнаштыру катгый тыела.

Исе дә, төсе дә юк, ә үтерә: Татарстанда сөрем газы 10 кешенең гомерен өзгән

Газ аппаратларын үз белдегеңдә урнаштыру катгый тыела.

  • Татарстанда 2026 ел башыннан сөрем газы белән агулануның 39 очрагы теркәлгән. Аларда 68 кешенең сәламәтлегенә зыян килгән, ә 10 кеше үлгән.

Җилләткечне томаламагыз!

— Татарстанда күп фатирлы 5 053 йортта су җылыта торган газ колонкалары файдаланыла. Төтен суыру юллары бөтенләй диярлек томаланып беткәнлектән, Казанда — 1 050 һәм Бөгелмәдә 111 газ колонкасын куллану туктатылды. Йорт диварындагы газ торбаларын капларга, газ торбалары өстенә конструкцияләр урнаштырырга ярамый.

Зур агачлар аз катлы йортлар биеклеген узып һәм йортны урап алып үсәргә тиеш түгел. Мондый хәл йортның һава һәм төтен йөреше юлларын томалый, — диде «Газпром трансгаз Казань» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең генераль директоры урынбасары Рәмис Салихов «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә.

Су җылыта торган газ колонкасын үз белдегеңдә урнаштырсаң, 5 мең сум штраф салына.

— Пластик тәрәзәләр урнаштырып, йортларны һәм фатирларны «термос»ка әйләндереп бетердек. Торакка һава керми, әле кайбер кешеләр йортның җилләтү авызларын ук томалап куя. Газ янган чагында фатирдагы һаваны йота, шунлыктан бүлмәләрне әледән-әле җилләтү кирәк. Йорттагы җилләтү авызын томаларга гомумән дә ярамый.

Сөрем газының исе дә һәм төсе дә юк. Кешедә баш авыртуы, косасы килү халәте туа. Сөрем газы аска җыела, беренче булып индәндәге сабыйлар һәм җәнлекләр көйсезләнә, ятактагы авыру кешенең хәле начарлана. Мондый очракларда газ аппаратын карагыз, бүлмәләрне җилләтегез, — дип киңәш бирде Татарстанның дәүләт торак инспекциясе җитәкчесе урынбасары Наталья Воронская.

газ. фото автора

Газ хезмәткәренә ишек ачыгыз

Республикада газ оешмалары хезмәткәрләрен йортларга яки фатирларга кертмәү җитди мәсьәлә булып кала бирә. Быел да Дәүләт торак инспекциясенә шушындый 1 055 очрак турында хәбәр җиткерелгән. Газ хезмәткәренең эшенә киртә тудырганы өчен 672 кешегә гомум исәптә 4 миллион сум штраф салынган.

«Алиса» әйткәнне үтәгез

«Казаньгоргаз» эксплуатация-җитештерү идарәсе җитәкчесе урынбасары Денис Карабанов таныштырганча, «Алиса» аваз ярдәмчесе базасында «Газовый гид» тематикасы булдырылган. Ул газ белән эш йөртүгә аңлатмалар бирә. Мәсәлән, өйгә яки фатирга килеп кергәндә газ таралганын сизсәгез, кичекмәстән тәрәзәләрне ачыгыз, электр тоташтырмагыз, шырпы кабызмагыз.

газ. фото автора

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading