16+

Дөньяда тарихи дөреслек тә яклауга һәм саклауга мохтаҗ

Питрәч районындагы “Әлбәдән” Бөтенроссия фестиваленә рәхим итегез!

Дөньяда тарихи дөреслек тә яклауга һәм саклауга мохтаҗ

Питрәч районындагы “Әлбәдән” Бөтенроссия фестиваленә рәхим итегез!

Питрәч районындагы Әлбәдән авылында 27-28 июньнәрдә “Әлбәдән” Бөтенроссия тарихи күренеш фестивале була. Әлеге колачлы чара Татарстанда 2026 ел –Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы шигарендә уза.

Елдан-ел колачлырак
– Ватанпәрвәрлек бик мөһим. Әлбәдән авылында 2018 елдан бирле оештырылучы “Әлбәдән” хәрби-патриотик фестивале нәкъ менә тарихи дөреслекне чагылдыра, ватанпәрвәрлек тәрбияли. Әлбәдән авылы Брест крепостен саклауны оештыручыларның берсе, Советлар Союзы Герое Петр Гавриловның туган җире дә бит. Яшь буыннар Бөек Ватан сугышы вакыйгаларын һәм җиңүчеләрне белергә тиеш. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бу проектны хуплады, Питрәч районы хакимияте дә зур теләктәшлек күрсәтә, – диде республиканың яшьләр эшләре буенча министры урынбасары Владислав Усанов “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә.
Питрәч муниципаль районы башлыгы Рәис Сөләйманов:”Советлар Союзы Герое Петр Гавриловның какшамас ихтыяр көче яшьләр өчен чын үрнәк. Бөек Ватан сугышы батырларын яшьләр белеп үссен”, – ди.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Тимур Камалетдинов та яшь буында ватанпәрвәрлек тәрбияләүнең мөһимлеген искәртте. Питрәч районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марина Харитонова әйткәнчә, фестиваль вакытында аш-су һәм сувенирлар сәүдәсе дә оештырыла.

– Бөек Ватан сугышының 1941 ел вакыйгаларын өйрәнүне дәвам итәбез, табылган документлар фестивальдә чагылдырыла. “Әлбәдән” тарихи фестивале 2021 елдан Бөтенроссия дәрәҗәсе алды. Белоруссиядән дә делегация киләчәк быел. “Белорусские легенды” ансамбле чыгыш ясаячак, – диде “Әлбәдән” проекты авторы Наилә Таҗиева.

Татарстан Милли музееның бүлек мөдире Владислав Хабаров хәбәр иткәнчә, фестиваль Брест крепостендәге сугышның төрле күренешләре белән тулыландырыла. Гражданнар сугышы чоры һәм Бөек Ватан сугышы еллары хәрби техникасы тәкъдим ителә.

– Петр Гаврилов гражданнар сугышында да катнашкан кеше. Әгерҗе тимер юл станциясен ак чехлардан азат итү “сугыш хәрәкәте” күрсәтеләчәк, – диде Владислав Хабаров.

Питрәч районының туристлыкны үстерү буенча баш белгече Лилия Кантуганова:”Питрәч районының бик көчле туристлык проекты ул – “Әлбәдән” фестивале. Россиянең ерак төбәкләреннән дә фестивальне карарга киләләр”, ؘ– диде.

Вакыйгалар 
“Әлбәдән” тарихи күренеш фестивале 27 июньдә 4.00 сәгатьтә “Басып керү” иртәнге сугыш хәлләре белән башлана. Питрәч районындагы Мишә елгасы Белоруссиядәге Буг елгасы ролен үтәп тора. 13.00 сәгатьтә фестиваль мәйданчыклары ачыла. 13.00-14.00 сәгатьләрдә концерт. 15.00 сәгатьтә “1919. Геройның яшьлеге” тамашасында Әгерҗе станциясен азат итү күренеше күрсәтелә. 19.00 сәгатьтә концерт.

28 июньдә фестиваль 11.00 сәгатьтән дәвам итә. Сугыш еллары модасы күрсәтелә. 12.00 сәгатьтә Брест крепостен азат итү “сугышы” башлана. 14.10 сәгатьтә авиашоу тәкъдим ителә. 15.00-16.00 сәгатьләрдә Россиянең халык артисты Александр Маршалл концерты. 16.00 сәгатьтә фестиваль тәмамлана.
 

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading