Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова элегрәк татарча авыр аралаша иде. Тырышканда була бит, хәзер Эльмира Зарипова татар теленең тәмен тоеп, татарча синнән-миннән яхшырак сөйләшә. Татарстанның экология һәм табигый чыганаклар министры Александр Шадриковның рәхәтләндереп татарча да сөйләшүе – мактаулы үрнәк.
Телсез тургайлар Җәйге айларда “Сәләт” лагерына ял итәргә килгән татарча белмәгән татар балалары һәм яшьләре өчен “Татар теле – халкым теле” шигаре астында чаралар үткәрелә.
– Иртәнге физкультура вакытында татар көйләре һәм җырлары яңгырый. Төрле уеннар татар җырлары астында алып барыла, – диде “Сәләт” яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова.
Ләкин, мин Айгөл Габдрахманованың:”Телне көчләп өйрәтеп булмый”, – дип әйткән сүзләре белән килешмим. Диванага гына нинди дә булса эшне башкаруны көчләп тагу мәгънәсезлек, чөнки ул аңламый. Атасы да, анасы да татар булган баланың татарча белүе, шулай ук башка милләт балаларының үз ана телләрен белүе табигый һәм мәҗбүри хәл булырга тиеш, дип уйлыйм. Чечня Республикасында чечен телен белмәгән бала бармы икән? Татарстан Республикасында, кызганыч ки, кайбер гаиләләрдә ата-анасы татар булып та балалары татар телен белми. Ата-ана татар телен кирәксенмәгәч, бала сиңа татар теле дәреслеген күтәреп йөриме инде ул.
Аерылганнарның милли җирсүе Татар халкында “Аерылганны – аю ашар, бүленгәнне – бүре ашар”, дигән мәкаль бар. Аерылган һәм бүленгән сыйфатында да татар үзенең милләтен саклап калырга омтыла.
– Татарча онлайн-мәктәп оештырдык. Татар теле һәм әдәбияты буенча 48 видеодәрес әзерләдек. Интернеттан табып, Америкада һәм Австралиядә яшәүче татар хатыннары әлеге видеодәресләр нигезендә үзләренең сабыйларына татар телен өйрәтәләр, – диде Казан федераль университеты каршындагы 2нче татар гимназиясе директоры Рамил Гайнуллин.
Комментарийлар