16+

«Ел татары – 2026»: номинантлар өчен тавыш бирү башлана

Бәйгедә кешеләр генә түгел, проектлар да номинант була ала.

«Ел татары – 2026»: номинантлар өчен тавыш бирү башлана

Бәйгедә кешеләр генә түгел, проектлар да номинант була ала.

«Әлегә җиңүчеләргә машина бирмибез. Диплом һәм сувенирлар белән бүләклибез»

Иртәгәдән «Миллиард.Татар» проекты оештыра торган «Ел татары – 2026» бәйгесенең номинантлары өчен тавыш бирү башлана. «Миллиард.Татар» редакциясе баш мөхәррире Арслан Минвәлиев журналистлар белән очрашуда хәбәр иткәнчә, һәр номинация буенча белгечләрдән — галимнәр, журналистлар, блогерлар, җәмәгать һәм дин эшлеклеләреннән торган жюри составы формалаштырылган.

  • «Номинантлар кешеләр генә түгел, проектлар да була ала», — дип билгеләп үтте ул.

Быел бәйгедә тагын бер яңалык бар: кандидатлар турындагы тәкъдимнәрне редакция укучыларыннан һәм социаль челтәрләрдәге язылучыларыннан җыйган.

Архив. фото: ТИ
Фото: архивтан

«Ел татары» бәйгесе ничек барлыкка килгән?

«Ел татары» бәйгесенең тарихы 2022 елдан башлана. Шул елда «Миллиард.Татар» редакциясе татар мәдәнияте һәм фәнен үстерүгә өлеш керткән татарларны аерым билгеләп үтә башлый. Беренче номинантларны редакция үзе сайлап ала.

2023 елда бәйгенең форматы киңәйтелә: номинацияләр саны арта, ә сайлап алу механизмы тагын да ачыграк була. Ул елны татарлар тормышының төрле өлкәләрен колачлаган 23 номинация булдырыла. Шул вакыттан башлап җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы да үткәрелә башлый.

Бәйгедә кемнәр катнаша ала?

«Ел татары – 2026» бәйгесендә Россиядә һәм чит илләрдә яшәүче 18 яшьтән өлкәнрәк теләсә кайсы кеше катнаша ала. Шул ук вакытта кандидатны аның фикердәшләре тәкъдим итәргә тиеш.

Һәр номинациянең шорт-бите «Татары года. Ел татары» премиясе сайтында һәм «Миллиард.Татар»ның социаль челтәрләрендә урнаштырылачак.

Финал тавыш бирүләре 12–20 ноябрьдә, ә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 2 декабрьдә узачак. Бу хакта Арслан Минвәлиев хәбәр итте.

Архив. фото: ТИ
Фото: Архивтан

Җиңүчеләргә нинди бүләкләр тапшырылачак?

Бәйге җиңүчеләрен нинди бүләкләр көтүе турында сорауга Арслан Минвәлиев: «Әлегә җиңүчеләргә машина бирмибез. Диплом һәм сувенирлар белән бүләклибез», — дип җавап бирде.

Татар теле үсешенә өлеш керткән журналистлар өчен аерым номинация булдырырга мөмкин

Очрашу вакытында татар телен үстерүгә өлеш керткән журналистлар өчен аерым номинация булдыру мөмкинлеге турында да сүз булды. Оештыручылар әлеге юнәлешне киләчәктә бәйгегә кертергә планлаштыра.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading