Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре Казан юлларына рейд белән чыкты.
Игьтибар үзәгендә – артык тонировкаланган автомобильләр, шулай ук тавыш дәрәҗәсе нормадан арткан машина йөртүчеләр. Сүз уңаеннан, 2024 елда тавыш дәрәҗәсен арттырган өчен Татарстанда 50 автомобиль исәптән төшерелгән.
Шулай ук юлларда тикшерүләр вакытында юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре мотоциклчыларга аерым игътибар бирде. Узган ел республика юлларында 227 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 18 кеше һәлак булган, тагын 237 кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган.
Транспорт белән идарә итүчеләрнең төрлесен очратырга туры килде рейд вакытында. Кайберләре юлда патруль машинасын шәйләп алу белән башка якка борылып эзен ялтырату ягын карады. Кагыйдә бозган өчен туктаткач, гаебен танучылар да, бәхәсләшергә әзер торучыларны да очраттык. Хәтта журналист булуыбызны белеп алып: "Мине төшермәгез, юкса судка бирәм үзегезне", дип янаучысы да табылды.
Казанның үзәк урамнары. Татарстан, Нариманов урамнары буйлап патрульлек итәбез. Эңгер-меңгер вакыт. Экипаждагы егетләр кайдан шәйләп алды диген. Татарстан урамыннан Тукайга таба туры яки уң якка китәргә ярый. Әмма Хонда машинасын йөртүче күзен дә йоммыйча сулга таба борылды һәм аны әлбәттә шунда ук ЮХИДИ инспекторлары күреп алды. Аңа Административ хокук бозулар кодексының 12.16 маддәсенең 2 өлеше нигезендә 2250 сум штраф салынды.
– Онытылып кителгән, – дип акланырга тырышты машина йөртүче. Баксаң, әле җитмәсә тимер атының бөтен тәрәзәләре дә тонировкаланган икән.
Канун нигезендә, машинаның алгы як тәрәзәләре 70 процент яктылык үткәрергә тиеш. Бу таләп үтәлми икән, тәрәзәләрен каралткан машинаны йөртү тыела. Россия Административ хокук бозулар турындагы кодексның 12.5нче маддәсе 3.1нче бүлеге буенча, моның өчен 500 сум штраф каралган. Шулай ук машина тәрәзәсен тәртипкә китерергә дә кирәк булачак. Әгәр дә машина йөртүче бу таләпне үтәми икән, аңа 500 сумнан 1 мең сумга кадәр штраф салырга, шулай ук 15 тәүлеккә ирекеннән мәхрүм итәргә дә мөмкиннәр.
– Машинам яңа гына алынган, элекке хуҗалардан калган бу тонировка, – дип "акланды" шофер. Ничек кенә булмасын, юл йөрү кагыйдәсен боздыңмы, штрафны түләргә туры килә. Тәрәзәләрне каралту кагыйдәсен сакламаучыларның һәрберсенә карата беркетмә төзелде, штраф кәгазьләре кулларына бирелде.
Менә Татарстан урамындагы 13 йорт яныннан Киа машинасы узып китте. Экипаж егетләре махсус сигнал кабызып артыннан куалый башлады. Автомобиль йортның ишегалдына керде.
Инспекторлар үзләре белән таныштырганнан соң, ни өчен туктатканнарын аңлатты. Әмма машина йөртүче шактый дорфа гына: ”Хәзер адвокатыма шалтыратам”, – дип, телефонында номер җыя башлады. Баксаң, һәр икенче үзенең адвокатына “шалтырата”, киңәшләшә икән. Ә ул – интернет челтәре булып чыга. Һәркем канун белүен исбатларга тырыша, тик менә кагыйдә бозуын инкарь итә. Таксист булып эшләүче бу егет ЮХИДИ инспектоларының күңелен заказ буенча соңга калам, дип тә йомшартмакчы булды. Тик кулына кагыйдә бозу турында беркетмә тапшыргач, тәмам чырае качты. Шунда ук тәрәзәләреннән каралтылган пленканы алып ташлады. Бераздан инспекторлардан: “Ә кайчан янәдән куеп була моны?” дип тә төпченергә онытмады. Тик ЮХИДИ инспекторлары аны кабат кисәтте:
– Мондый хәл янә кабатланганда, полиция хезмәткәренең законлы таләбенә буйсынмаган өчен сезгә карата ЮХИДИ хезмәткәре Россия административ кодексның 19.3 маддәсе, 1 өлеше буенча эш ачачак. Моннан тыш, 15 тәүлеккә кадәр арест яки 500-1000 сум күләмендә штраф каралган. Бу хакта онытмагыз, – диелде бу кызу канлыга.
Бераздан шул ук маршрут буенча янә бер машина йөртүче тоткарланды. Ул машинасының тәрәзәләре каралтудан тыш, светофорның кызыл утына килеп чыкты, стоп линияне үтте. Аңа КоАП 12.12 маддәсенең 2 өлеше буенча штраф күләме 800 сум тәшкил итә.
Хәер, инспекторлар белән сатулашып та, үзенекен дәлилләп тә тормады. Алар алдында ук пленканы да алып ташлады.
Рейд барышында инспекторлар юл кагыйдәләре бозуның тагын берничә очрагын ачыклады.
Сер түгел, машина йөртүчеләр арасында ЮХИДИ хезмәткәрләрен хөрмәт итүчеләргә караганда, өнәп бетермәүчеләр күбрәк. Бигрәк тә юлларда басып кагыйдә бозучыларны чүпләп, штраф язып торганнарын яратмыйлар. Ә бит аларның эшчәнлеге безне, юл хәрәкәтендә катнашучыларны, һәлакәттән саклап калуга юнәлтелгән. Шуның хакында онытмасак иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар