Тормышта вакыйгалар кабатлана, диләр. Аяныч вакыйгалар кабатланмасын иде дә соң! Кабатланмасын иде!
Инде мондый коточкыч хәлләрне бүтән кичермәм, болары тормышымның иң дәһшәтле еллары булып артта калды, дип уйлаган иде Зөһрә.
Яшь бала белән өйдә утырган вакытлары иде аның. Мендәргә башын тидерүгә, килә дә баса тегеләрнең йөзләре, килә дә баса! Күз алдыңа килер дә шул! Ярты ел дәвамында көн саен диярлек моргка йөрде Зөһрә! Анда күргәннәрне әйтеп аңлата торганмы соң?! Өйдә ялгызы гына булганда душка кереп юына да алмый башлаган иде хатын.
Кинәт кенә сулыш алу авырлаша, әллә каян гына бастырылган халәткә киләсең, йөрәк күкрәк читлегеннән чыгып китәрдәй булып тибә башлый, үзеңне кая куярга да белми торган бу мизгелне табиблар паник һөҗүм дип атый ахры. Менә шул паник һөҗүмнәр белән байтак җафаланды әле Зөһрә.
Болганчык һәм тәртипсез 90нчы еллар иде ул. Көзнең алтынсу яфракларга күмелеп, кояш җылылыгына төренгән, дөнья буйлап пәрәвезләр очкан бер дәвер. Сабыен йоклатып керфекләргә йокы яңа эленеп килгән вакыт. Ишек кактылар. Кара төндә кем булыр бу? Төн ката ишек кагучы — Зөһрәнең әнисе иде. Зөһрәнең бертуган энесе инде өченче төн өйгә кайтмаган икән, шуңа борчылып, кызы янына килгән ана кеше. Ул заманда әле кесә телефоннары юк, стационар телефоннар да бөтен кешедә дә түгел. Шуңа йомыш төшкән саен аякларны эшкә җигәсе иде.
— Кайтыр, әни, 25 яшьлек ир-ат бит ул, бала-чага түгел! Йә берәр дустында куна калгандыр, йә эш буенча йомышы чыккандыр да хәбәр итә алмагандыр, дип әнисен юатты хатын.
Әни кеше инде улының эш урынында булган иде — анда да 3 көн күренмәгән. Улының якын дуслары янына да барган ана, алар да белми булып чыкты. Шулай итеп, Зөһрәнең бердәнбер энесе суга төшкәндәй юкка чыкты.
Итәгенә ябышкан кечкенә баласы бар, дип тормады Зөһрә. Бөтен ачык һәм ябык ишекләрне үтеп, туганын эзләде. Морглар, хастаханәләр калмады, матбугат чаралары: телевидение, газеталарга игъланнар бирү калмады. Таныш-белешләре аша хокук саклау органнарында эшләүчеләрне дә аякка бастырды ул — нәтиҗәсе генә булмады.
30 елга якын вакыт үтсә дә, энесенең ни тере, ни үле гәүдәсен таба алмадылар. Инде әнисе дә, ире дә вафат, туганнары да калмады Зөһрәнең. Бердәнбер юанычы, өмете, таянычы — улы... иде...
Шундый коточкыч, йөрәк өшеткеч мизгелләр Зөһрәгә тагын килер дип кем уйлаган?! Япа-ялгызы болын кебек фатирда яшәп яткан мәле. Ялгызлыгыннан үкерер хәлгә килгән вакытлары була. Әле ярый лаеклы ялда булса да эшәп йөри. Хезмәт урынында онытылып тора ичмаса.
Карап торган улы иде Заһиры. Хәбәрсез югалганына, телефоннан хәбәргә керми башлавына бүген 5 ай булды. Һәр мизгеле елга тиң 5 ай бит ул! Инде менә шылтыратыр, менә «әнием, мин исән» дип язып җибәрер дип көтеп, зарыгып, илереп уздырган озын гомергә тиң айлар бит ул!
Йоклый алмый яткан төннәрендә әллә нинди уйлар биләп ала Зөһрәне. Әллә соң тәкъдир каргышымы бу?! Көчле нәселенең ир-атлары ник шулай язмыш юлыннан кинәт юк була?
Узган гасырның утызынчы елларында әтисе ягыннан бабасы җәза үтәү органнарында эшләгән Зөһрәнең. Әбисе сөйләве буенча гына ишетеп белә, хезмәтенә бик җаваплы караган, эштән кайтып кермәгән, имеш. Бабасының ни белән шөгыльләнгәнен төгәл белми Зөһрә. Әллә соң ул вакытта күз яшьләренә төренеп илереп якыннанарын эзләгәннәрнең күз яшьләре төштеме икән, дип тә уйлап куя Зөһрә. Алай дисәң, бөтен югалган кешеләрнең дә бабалары хокук органнарында эшләмәгәндер лә!
Авыр, аһ авыр ла соң көтеп яшәве! 30 ел үтсә дә, энекәше дә кайтып керер шикелле. Азмыни еллар үткәннән соң да якыннарын табучылар?! Ишекләрен дә бикләми яткан көннәре бар Зөһрәнең. Улы кайтыр да, аның ишек какканын ишетми калыр төсле. Йокысы да сизгер ананың — шылт иткән тавышка да сискәнеп торып утыра.
Ә югалганнар бер кайтырга тиеш ләбаса! Өйдә илереп көтеп торучы булганда һичшиксез кайтырга тиеш лә!
Зәйнәп Халитова
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар