16+

Фәрит Мөхәммәтшин: «Татарстанда тотрыклы һәм нәтиҗәле медиасистема барлыкка килде»

Парламент җитәкчесе массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, республика медиа-бергәлегенә һөнәргә тугрылыгы һәм җәмгыятькә җаваплы хезмәте өчен рәхмәт белдерде.

Фәрит Мөхәммәтшин: «Татарстанда тотрыклы һәм нәтиҗәле медиасистема барлыкка килде»

Парламент җитәкчесе массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, республика медиа-бергәлегенә һөнәргә тугрылыгы һәм җәмгыятькә җаваплы хезмәте өчен рәхмәт белдерде.

Бүген, Россия матбугаты көнендә, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре, федераль басмалар вәкилләре, журналистлар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре белән очрашты. Парламент җитәкчесе Татарстан җитәкчелеге исеменнән республика медиа-җәмәгатьчелеген 13 гыйнварда билгеләп үтелә торган һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Тантаналы чара Алафузовлар фабрикасының мәдәни мирас объекты буларак танылган бинасында узды, анда «Созвездие-Йолдызлык» театр хәрәкәте урнашкан.

Парламент җитәкчесе массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, республика медиа-бергәлегенә һөнәргә тугрылыгы һәм җәмгыятькә җаваплы хезмәте өчен рәхмәт белдерде. «Татарстанда тотрыклы һәм нәтиҗәле медиасистема барлыкка килде. Федераль һәм республика, шәһәр һәм район массакүләм мәгълүмат чаралары – сез барыгыз да илебезнең һәм республикабызның мәгълүмати каркасын тәшкил итәсез, халыкка төп вакыйгалар турында оператив һәм дөрес итеп җиткерәсез, Татарстанның социаль-икътисадый үсешен, республиканың мәдәни һәм спорт казанышларын яктыртасыз. Актуаль мәсьәләләрне күтәреп, сез гражданнарыбызны борчыган проблемаларны, шул исәптән закон дәрәҗәсендә дә, хәл итәргә булышасыз».

Парламент башлыгы ассызыклаганча, массакүләм мәгълүмат чаралары күптән инде төрле милләт һәм конфессия кешеләре арасында «үзара аңлашуның ныклы күпере» булып тора. «Сезнең материаллар, репортажлар, интервьюлар аша кешеләр күршеләренең, дусларының, ватандашларының мәдәнияте, гореф-гадәтләре, йолалары белән таныша. Бу нечкә өлкәне яктыртуда объектив караш уртак йортыбызда үзара хөрмәт һәм ышаныч атмосферасын саклап калуга бәяләп бетергесез өлеш кертә», – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Парламент җитәкчесе искәрткәнчә, Татарстан, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренең актив һәм профессиональ эше нәтиҗәсендә, Россия Федерациясе субъектлары медиарейтингында илкүләм проектларны гамәлгә ашыруны мәгълүмати яктырту буенча,  Мәскәүне һәм Мәскәү өлкәсен узып,  беренче урынны алган.  

«Республика Рәисе игълан иткән Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елында массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре элеккечә үк дәүләт сәясәтен актив алып барырлар дип ышанам, – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин. – Сез чорлар һәм буыннар арасында ышанычлы элемтәне тәэмин итәсез, җәмгыятьне төп кыйммәтләр тирәсендә туплауда, тарихи хакыйкатьне һәм халкыбызның бөек казанышлары турында хәтерне саклауда мөһим роль уйныйсыз».

Дәүләт Советы Рәисе шулай ук билгеләп үткәнчә, республика җитәкчелеге журналистлар белән бергәләп, заман чакруларын исәпкә алып, чишелешләр эзли. «Безнең журналистлар – бик әзерлекле, халкыбызның актив информаторлары. Икенче яктан, төрле дәрәҗәдәге хакимиятләр белән элемтәне тәэмин итәләр, – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин. – Сездән башка дәүләт һәм муниципаль хакимиятнең бер генә органы да эшли алмаячак, чөнки без кешеләр хакына, республикабыз файдасына бергәләп эшлибез», – дип йомгаклады ул сүзен.

Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев хезмәттәшләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. «Нәкъ менә медиа халыкның социаль торышы белән идарә итә. Җәмгыятьне уңай якка юнәлтү бик мөһим, – диде Айдар Сәлимгәрәев. – Республика безне төрле мәгълүмати чыганаклар белән тәэмин итә, безнең язар һәм сөйләрлек әйберләребез бар, әйдәгез киләчәктә дә илһамланып эшлик».

Очрашу ахырында Фәрит Мөхәммәтшин һәм Айдар Сәлимгәрәев медиа-бергәлек вәкилләренә бүләкләр тапшырдылар.

Сүз уңаеннан, тантана барышында Фәрит Мөхәммәтшин «Шәһри Казан» газетасы хезмәткәрләре Эльза Васильева һәм Гөлнур Шәрәфиевага да ТР Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатларын тапшырды.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы матбугат хезмәте

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading