16+

Фатирдагы өлешне кемгә бүләк итәргә мөмкин?

Бүләк итү (дарение) – милекне башка кешегә күчереп язуның иң гади ысулы.

Фатирдагы өлешне кемгә бүләк итәргә мөмкин?

Бүләк итү (дарение) – милекне башка кешегә күчереп язуның иң гади ысулы.

Туганнарга мирас өчен сугышырга туры килмәсен өчен эшләнә ул. Бүләк итүче барысын да үзе хәл итә.
Бүләк итү килешүе – бер кешенең милкен яки аның бер өлешен икенчесенә бүләк итүен раслый торган рәсми документ. Бүләк итүче үз теләге белән бүләкләнүче файдасына үз өлешеннән баш тарта, алмашка акча яки башка байлыклар таләп итми һәм көтми.

Килешү үзенчәлекләре. Фатирны башка кешегә бүләк итү өчен, һичшиксез, килешү төзергә кирәк. Аннан башка килешү гамәлдә түгел дип санала. Торакның бер өлешен ике ысул белән аерып була:
Торакның конкрет өлеше – мәсәлән, фатирның 1/3 өлеше.

Фатирның натурадагы өлеше – ягъни аерым бүлмә яки берничә квадрат метр.
2022 елдан башлап 6 кв. м дан ким өлеш бүләк итәргә ярамый. Мондый килешүләр тыелган һәм гамәлсез дип санала. 
Бүләк итү шартнамәсен Росреестрда мәҗбүри теркәү. Әгәр бу адымны төшереп калдырсаң, милек хокукы башка кешегә күчмәячәк. 2025 елның гыйнварыннан бүләк итү килешүләрен нотариуста расларга кирәк.

Фатирдагы өлешне башка милекчеләрнең ризалыгыннан башка бүләк итеп буламы? Әйе. Бүләк итү башка милекчеләрнең ризалыгын таләп итми. Аларга хәтта килешү турында хәбәр итү дә мәҗбүри түгел. Искәрмә: ирле-хатынлы һәм 14-18 яшьлек яшүсмерләр килешүне нотариуста язмача килештерергә тиеш. Башта фатирны аерым өлешләргә бүләргә һәм һәркемнең милек хокукын Росреестрда теркәргә кирәк.

Фатирдагы өлешне кемгә бүләк итәргә мөмкин?
Теләсә кайсы физик яки юридик затка диярлек. «Күчемсез» бүләкне якын туганнар да, бөтенләй чит кешеләр дә, хәтта оешмалар да алырга мөмкин.
Искәрмә: дәүләт һәм  бюджет оешмалары хезмәткәрләре. Алар өчен бу бүләк коррупция һәм вазыйфаи вәкаләтләрдән явызларча файдалану дип санала (әгәр сүз туганлык мөнәсәбәтләре турында бармаса).

Салымны кем түләргә тиеш?
Салымны бүләкне алган кеше түләргә тиеш. Әмма барлык очракларда да түгел – якын туганнарны НДФЛ түләүдән азат иттеләр (ир белән хатын, ата-ана, балалар, уллыкка алучылар һәм уллыкка алынганнар, әби-бабайлар, оныклар, бертуган һәм бертуган булмаган абый-энеләр һәм апа-сеңелләр). Калганнар – дуслар, хезмәттәшләр, оныкчыклар, юридик затлар һәм башкалар – НДФЛ түлиләр. Ставка күләме күчемсез милекнең кадастр бәясенә бәйле. Хәзер биш баскычлы ставка гамәлдә: 13 процент — әгәр милек 2,4 млннан азрак торса; 15 процент – 2,4 миллионнан 5 миллионга кадәр; 18 процент – 5 тән 20 млнга кадәр; 20 процент – 20дән 50 млнга кадәр; 22 процент – 50 млннан артык.

Фатирда өлеш бирү турында килешүне ничек төзергә?
Закон буенча бүләкне нотариус раслый – мөстәкыйль төзелгән килешү юридик көчкә ия түгел. Нотариаль конторада барысын да үзләре эшләячәкләр. Фатирга милек тарихын алдан тикшерәчәкләр, килешүдә катнашучыларның эшкә сәләтле булуына һәм хокук бозулар булмавына инаначаклар. Бүләк бирүче – өлкән яшьтәге кеше булганда, аның акыл сәләтлелеген исбатлау өчен психоневрологик диспансердан белешмә таләп итәләр.

Закон буенча теркәлгән бүләк – кире кайтарылмаслык килешү. Бүләк итүче кире уйлый һәм күчемсез милекне кире кайтаруны таләп итә алмый. Әмма килешүне гамәлдән чыгарырга мөмкин булган кайбер хәлләр бар. Мәсәлән, сезне куркытып кына бүләк алган булсалар, Аллаһ сакласын!

Лилия Яфизова
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading