16+

Тычкан бизгәге «баш калкыта»: Татарстанда авыручылар саны ике тапкырга арткан

Көз китәргә ашыкмагач, көннәр җылы торганда, грипп белән авыручылар саны күп түгел, әмма кимерүчеләр дә актив, шуңа да тычкан бизгәген йоктыручылар күбәя.

Тычкан бизгәге «баш калкыта»: Татарстанда авыручылар саны ике тапкырга арткан

Көз китәргә ашыкмагач, көннәр җылы торганда, грипп белән авыручылар саны күп түгел, әмма кимерүчеләр дә актив, шуңа да тычкан бизгәген йоктыручылар күбәя.

553 очрак

Татарстанда бөер синдромлы геморрагик бизгәк белән авыру очраклары, былтырга караганда, ике тапкырга күбрәк. Белгечләр моны чирнең чираттагы циклик күтәрелеше белән бәйләп аңлата. «Татарстан өчен цикллылык өч-дүрт ел тәшкил итә, һәм нәкъ менә узган елның декабрьдә бездә чираттагы күтәрелеш башланды», — ди Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина.

Шул ук вакытта авыру уртача күпьеллык күрсәткечләр дәрәҗәсендә тора. Бүгенге көндә бөер синдромлы геморрагик бизгәкнең 553 очрагы теркәлгән. Эпидемиологик хәл контрольдә, дип тынычландырды спикер.

Республикада кимерүчеләргә каршы көрәш чаралары дәвам итә. 6717 гектар мәйдандагы эшләр 97 процентка үтәлгән. Спикер шулай ук кимерүчеләрнең саны артуын да билгеләп үтте. Моннан тыш вирус таратучы кимерүчеләр саны да күбәйгән.

грипп. фото ти

Грипп сезоны әле башлана гына

Кискен респиратор вируслы инфекцияләр арасында грипп 5 процент чамасы гына тәшкил итә. Күпләп чирләү очраклары юк, чөнки әле сезон башлана гына. «Шулай да атнасына 11 мең тирәсе авыру очрагы теркәлә. Нигездә риновирус күзәтелә», — ди Любовь Авдонина.

Ковидка килгәндә, ул яктан да вазгыять тыныч. Авыру атнасына уртача 40 кешедә ачыклана. Бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда ике тапкырга кимрәк.

Кызамык: авыручылар саны кимегән

Ел башыннан бирле Татарстанда кызамык белән авыруның 35 очрагы теркәлгән. Бу узган елгы күрсәткечләрдән ике тапкырга диярлек азрак. Августтан бирле яңа очраклар теркәлми.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading