16+

ЭКО да коткармаска мөмкин: 40 яшьтән соң бала табу нигә авырлаша?

Татарстан белгечләре кисәтә: әни булу бәхетен 40–45 яшькә кадәр кичектерү куркыныч.

ЭКО да коткармаска мөмкин: 40 яшьтән соң бала табу нигә авырлаша?

Татарстан белгечләре кисәтә: әни булу бәхетен 40–45 яшькә кадәр кичектерү куркыныч.

  • Кайбер гаиләләргә бала сөю сөенече көттереп кенә килә. Бүгенге көндә парларның 15–17 проценты балага уза алмау проблемасы белән очраша. Димәк, һәр бишенче гаиләгә әти-әни булу бәхетен тою өчен күп кенә көч куярга туры килә. Моның сәбәбен хатын-кыз сәламәтлегеннән генә эзләү дөрес түгел: соңгы елларда ир-атларның да репродуктив сәламәтлеге начарлана.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының репродуктив сәламәтлек буенча штаттан тыш баш белгече Фирая Сабирова сүзләренчә, соңгы елларда ир-атларның репродуктив сәламәтлеге начарлануы зур борчу тудыра. Элек бала табу белән бәйле проблемаларның 15 процентында ир-ат факторы сәбәпче булса, хәзер бу күрсәткеч 30 процентка җиткән. Шуңа күрә хәзер репродуктив сәламәтлекне тикшерү программасында ир-атларга да аерым игътибар бирелә.

Ир-атларда баласызлык проблемасы кискенләшүенә берничә сәбәп йогынты ясый, ди Фирая Сабирова. Начар экология, стресс, артык авырлык һәм сәламәтлеккә бармак аша карау – ир-атлар сәламәтлеген какшатучы төп факторлар дип аталды. Бигрәк тә зур шәһәрләрдә яшәүче көчле затларыбызга үз-үзләрен сакларга кирәк.

Табибка кайчан мөрәҗәгать итәргә?

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы киңәшләре буенча, әгәр пар бер ел дәвамында контрацепция кулланмыйча даими җенси тормыш алып бара, әмма балага узмый икән, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Хатын-кызның яше 35тән узган очракта, бу вакыт алты айга кадәр кыскара.

Гинекологик проблемалар булган очракта да бер ел көтәргә кирәкми: белгечкә мөмкин кадәр иртәрәк барып күренү хәерле. Табиблар кирәкле тикшеренүләр билгеләп, балага узу буенча киңәшләре белән ярдәм итәчәк.

Бала планлаштырасызмы? Өч ай алдан әзерләнә башлагыз!

Гомумән, балага узарга ниятләүче һәр пар иң беренче эш итеп табибка күренергә тиеш, дип ассызыклый Фирая Сабирова. Әзерлекне ким дигәндә өч ай алдан башларга киңәш ителә. Бу вакыт эчендә булачак әти-әнигә сәламәтлекләрен тикшертергә, кирәкле дәвалау чараларын алырга өлгерә.

Фирая. Фото автора

Мисал өчен, хатын-кызларга йөккә узганчы кан тапшырырга, гемоглобин күләмен, витаминнар җитү-җитмәвен тикшертергә кирәк. Өч ай алдан фолий кислотасы кабул итү дә әзерлекнең мөһим өлеше булып тора. Ул булачак баланың үсешенә, аеруча нерв системасы формалашуга йогынты ясый. Әмма аны һәм башка препаратларны табиб белән киңәшләшеп кенә куллану мөһим.

– Хатын-кызга гына түгел, ир-атка да алдан әзерләнү мөһим. Чөнки ир-атның орлык күзәнәкләре якынча 70 көн дәвамында өлгерә. Димәк, бу чорда сәламәт яшәү рәвеше алып бару, начар гадәтләрдән баш тарту һәм табиб киңәшләрен үтәү бик зур әһәмияткә ия. Шулай ук ир-атларга инфекцияләрне тикшеренергә, кирәк булса, дәвалану узарга да киңәш ителә, – дип сөйләде Фирая Сабирова.

ЭКО. Фото ти

Яшь узган саен мөмкинлекләр кими: ЭКО да могҗиза ясамый

Барыбыз да яхшы белә: хатын-кызның балага узу мөмкинлекләре чикле. Еллар узган саен күкәй күзәнәкләре кими бара. 25–27 яшьтә аларның запасы иң югары ноктага җитә, аннары әкренләп азая башлый. Яшь барган саен аларның саны гына түгел, сыйфаты да үзгәрә.

Күпләр бүген ЭКОга өметләнеп, йөккә узу вакытын кичектерә. Әмма заманча технологияләр дә яшькә бәйле үзгәрешләрне тулысынча җиңә алмый. Мәсәлән, 25 яшьлек хатын-кыздан бер сәламәт эмбрион алу өчен якынча 10 күкәй күзәнәге кирәк булса, 40 яшьтә бу сан 20гә җитәргә мөмкин.

  • Шуңа күрә белгечләр бала табуны озакка сузмаска киңәш итә. Әгәр хатын-кыз якын елларда әни булырга планлаштырмый икән, табиб белән күкәй күзәнәкләрен туңдыру мөмкинлеге турында да киңәшләшү комачауламас. Бу алым киләчәктә әни булу бәхетен тоярга мөмкинлек бирә ала. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading