розмарин яки тимьян (теләк буенча).
Әзерләү тәртибе:
Үрдәкне яхшылап юып, кәгазь сөлге белән корытыгыз. Тоз, борыч, паприка белән ышкыгыз.
Балны горчица һәм вакланган сарымсак белән кушып, үрдәкнең бөтен өстенә сөртегез. Мөмкин булса, 3–4 сәгатькә, ә иң яхшысы төнгә суыткычка куеп торыгыз.
Алмаларны эре кисәкләргә бүлегез. Аларның бер өлешен үрдәк эченә тутырыгыз.
Үрдәкне пешерү савытына түшенә каратып урнаштырыгыз. Өстен фольга белән каплагыз.
180 градуска кадәр кыздырылган духовкада якынча 2 сәгать пешерегез.
Бәрәңгене эре кисәкләргә бүлеп, тоз һәм бераз үрдәк мае белән болгатыгыз. Пешү тәмамланырга 50–60 минут кала, үрдәк янына өстәгез.
Соңгы 20–30 минутта фольганы алыгыз. Шулай иткәндә, үрдәкнең тиресе матур итеп кызара һәм кетердәп тора.
Ашларыгыз тәмле булсын!
Кечкенә сер: үрдәк маен түкмәгез. Аның белән бәрәңге пешерсәгез, искиткеч тәмле булачак!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар