16+

«Депутат булу хатын-кыз бәхетенә киртә түгел»

Ул 19 яшендә әни булган, баласын кочаклап өйдә утырмаган һәм бүгенге көндә республикада танылган шәхес, Дәүләт Советы депутаты, уңышлы эшмәкәр.

«Депутат булу хатын-кыз бәхетенә киртә түгел»

Ул 19 яшендә әни булган, баласын кочаклап өйдә утырмаган һәм бүгенге көндә республикада танылган шәхес, Дәүләт Советы депутаты, уңышлы эшмәкәр.

55 яшендә үзенең алтын чоры әле алда икәненә ышанган Рузилә ханым Тимергалиева белән улларын ни өчен армиядән алып калмавы, танышу сайтында ничек мәхәббәтен табуы һәм көчле хатын-кыз бәхете турында ачыктан-ачык сөйләштек.

«Һәрнәрсәнең — үз вакыты»

— Сез шундый чибәр, Рузилә ханым! Бу хакта сезгә еш әйтәләрме?

— Хатын-кызлар да, ир-атлар да һәрвакыт үсештә булырга тиеш. Бер урында таптанып тормас өчен, үз өстеңдә эшләргә кирәк, ә бу эшнең очы-кырые юк. Моннан бер биш еллар элек, чыннан да, миңа еш комплиментлар әйтә башладылар, чөнки тышкы кыяфәтем дә, күңел түрендә йөрткән уйларым да яшемә бер дә туры килми.

— Гафу итегез, сезгә хәзер ничә яшь?

— Илле биш! Еллар үткән саен, без картаймыйбыз, киресенчә, остара гына барабыз, тәҗрибә туплыйбыз һәм камилләшәбез генә. Тормыш кыйммәтләре дә арта. Һәм иң мөһиме — киләчәктә безне көткән еллар үткәннәреннән күпкә яхшырак. 50–55 яшьләремдә: «Менә алтын чагым җитте», — дип уйлый идем. Ялгышканмын икән бит, алтын чагым алда әле. Һәм, әлбәттә, минем иң зур байлыгым — улларым.

— Улларыгызга хәзер ничә яшь инде?

— Өлкән улыма — 35, кечкенәсенә — 20 яшь. Алар — минем төп шатлыгым. Хәзер минем өч оныгым бар. Беләсеңме, улым өченче тапкыр әти булгач, үзем 25 ел яшәгән йортны аларга калдырып киттем. Ул йортта балалар һәм оныклар өчен бар шартлар да тудырылган. Бар эшләгәнем, бар тапкан малым — бары тик алар өчен. Улларым төгәл, гадел, эшчән булып үсте. Иң сөендергәне — алар бу дөньяда ялган дигән нәрсәне күрмичә тәрбияләнде, «гайбәт» сүзенең нәрсә икәнен дә белмиләр.

— Оныкларыгыз белән еш вакыт үткәрәсезме?

— Еш дип әйтә алмыйм, чөнки буш вакыт табу җиңел түгел. Тренировкаларга йөрим, массаж, йога, биюләр... Әмма бушрак вакытым барлыкка килсә, балаларны кунакка чакырам. Беренче ике оныгым белән еш кына төрле сәүдә үзәкләренә йөрибез, бергә вакыт уздырабыз. Хәзер балалар өчен төрле күңел ачу мөмкинлекләре бар бит. Оныкларым мастер-классларга йөрергә ярата.

— Нинди биюләр белән шөгыльләнәсез?

— 55 яшьтә эротик биюләргә йөрмичә, тагын кая йөрисең инде? Брейк-данс белән шөгыльләнә алмыйм бит… Хатын-кыз үзенең эчке халәтен контрольдә тотарга тиеш. Бу биюләр белән якынча бер ел шөгыльләнәм.

— «Ник баһадир егетләр янына бер назлы кыз да алып кайтмадым икән», — дип уйлаганыгыз бармы?

— Теләгем бар иде, әлбәттә, тик Аллаһы Тәгалә насыйп итмәде. Һәрнәрсәнең — үз вакыты. Ә яшьләргә әйтер сүзем шул: һичшиксез, кыз бала да алып кайтырга кирәк.

рузилә. фото с личного архива

— Әйдәгез, яшьлек елларыгызга — беренче тапкыр әни булган чорыгызга сәяхәт кылыйк әле.

— Мин 19 яшемдә беренче тапкыр әни булдым. Әмма бала тапсам да, улымны кочаклап кына өйдә утырмадым. Ул чакта III курста укый идем. Мартта әни булдым, май айларында исә сессиямне ябып йөри идем инде.

— Бүгенге кебек тиз ритмда яшәү сезгә яшьтән үк хас булган икән.

— Билгеле бер кысаларга сыймау, башкалардан аерылып тору, хәтта бераз «шашкан» булу кешенең канына сеңгән була. Минемчә, нәкъ менә шундый кешеләр генә алга китә ала. Артык тыныч холыклылар исә кечкенә хезмәт хакына канәгать булып, диванда телевизор карап ята. Мин бервакытта да тик утырмадым, хәзер дә утырмыйм.

— Бүген дә каядыр ашыгасыз кебек.

— Бүген кечкенә улым армия сафларыннан кайта, Аллаһ боерса. Менә хәзер синең белән гәпләшеп алабыз да китәм аны каршы алырга. Дөресрәге, аны абыйсы каршы ала да, без бәйрәм итәчәкбез. Никтер миңа поездның төгәл ничәдә Казанда булуын әйтмәде алар. Сюрприз ясарга булганнар, ахрысы.

— Белүемчә, сез бит республикада үз исемегезне булдырган кеше. Улыгызны армия сафларыннан коткарып кала алмадыгызмы әллә?

— Егетләр армия елларын үтәргә тиеш. Миңа бу сорауны күпләр бирә. Мин Дәүләт Советы депутаты, бәлки, тырышсам, улым армиягә бармый да кала алгандыр. Юк! Мин әни буларак таләпчән. Минем балаларым гел май белән балда гына йөзмәде. Мәсәлән, кечкенә улымның әлегә машинасы юк. Машина бәясенең, әйтик, егерме процентын булса да үзе эшләп алса, калганын өстәрмен. Әмма мин аңа машина бүләк итмим. Балалар үзләре дә тырышырга тиеш, тик шулай да мин һәрвакыт алар янында.

— Бай гаиләләрдә үскәннәр арасында төрле яшьләр бар шул.

— Кечкенә улым унике ел дәвамында бал биюләре белән шөгыльләнде. Аягында зур бармагы сынган килеш бии иде, балакаем. Тырышырга, эшләргә, алга таба атларга — менә бу яшәү рәвешенең дөрес юлы.

«Мин ачлыктан килдем»

— Ни өчен бизнес юлын сайладыгыз? Сез бүген уңышлы эшмәкәр.

— Беркем дә эшмәкәрлеккә болай гына килми. Мин ачлыктан килдем. Язмышымны үз кулларыма алып, алга таба атларга кирәк иде. Бүген мин бизнес-тренер, һәм дәресләремә күпләр йөри. Шулай ук китабым да дөнья күрде. Әле дә мин бер урында гына утырмыйм, алга таба атлыйм. Балаларым исә «маменькин сынок» булмауларын дәлилләр өчен тырышалар.

рузилә. фото с личного архива

— Хатын-кыз буларак сез бәхетлеме?

— Мин бәхетле, әлбәттә. Минем бәхетле булуым башкалардан тормый. Мин бәхетле әни, шул ук вакытта шәхес буларак та формалаштым. Бүгенге көнне мин уңышлы бизнес-леди. Нинди генә эшкә алынсам да, ул эшем уңа, чөнки мин гадел һәм үз-үземә таләпчән. Мин бәхетле әни, шәхес буларак та үз юлымны таптым. Яраткан эшем, балаларым, оныкларым бар. Шул ук вакытта яныңда сине аңлаган, күңелеңә якын кеше булуын да телисең.

Минем дә яратасым, яратыласым, бәхетле буласым килә. Үз бәхетемне эзләдем. Бүген янымда ышанычлы кешем бар. Бу юлы бәхетемне тапканмындыр дип бик ышанасы килә. Әти-әниемә дә игелекле бала булырга тырыштым, туганнарыма хәзер дә ярдәм итеп торам. Мин бәхетле булгач, балаларым да бәхетле. Шулай ук әти белән әнием өчен дә мин мәрхәмәтле бала булдым. Туганнарыма да әле дә ярдәм итеп торам.

рузилә. фото с личного архива

— Сез ирләргә акча бирү яклымы?

— Юк, әлбәттә! Ничек инде хатын иргә акча бирергә тиеш... Аңлыйм, алар, мәсәлән, байлык ягыннан минем дәрәҗәдә үк түгелләр, ләкин бу аларга акча бирергә кирәк дигән сүз түгел бит. Әйе, бөтен кеше дә минем кебек була алмый һәм мин беркемне дә түбәнсетмим. Һәркемнең — үз юлы.

— Сезгә аена ничә сум акча кирәк?

— Күп... Йортымда ашарга пешерүче, җыештыручы да бар. Аларга хезмәт хакы түләргә кирәк, мәсәлән. Косметологка йөрим, киенергә дә яратам. Әмма мин өемдә үзем ашарга пешерәм. Шундый рәхәт...

— Беренче улыгызның әтисе белән аралашасызмы?

— Кызганыч, безнең аерылышканга берничә ел үткәч, беренче ирем үлде. Мин аны үзем җирләдем, хәтта аны алып кайткан машинага да үзем утырдым.

— Аерылышуларыгызның сәбәбе нидә иде?

— Мин ир-атны канатландырырга һәм алга таба планнар төзергә илһамландырырга тиешмен. Әгәр дә безнең арада аңлашылмаучылыклар барлыкка килә икән, димәк, безнең юллар аерыла. Мин һәрберсе белән дә яхшы мөнәсәбәттә калдым. Әгәр дә аларга ярдәм кирәк булса, мин: «Юк», — димәячәкмен. Шулай ук миңа ярдәм кирәк булса, алар минем яныма киләчәк.

рузилә. фото с личного архива

— Бүген янәшәгездәге кеше белән үзегезне ничек хис итәсез?

— Аның янында күңелем тыныч, ял итәм. Көчле булырга өйрәнгән хатын-кызга да җылылык, наз кирәк бит.

— Ә ничек таныштыгыз?

— Танышу тарихыбыз кызыклы булды. Әмма аны бөтен кешегә сөйлисем килми. Күңелемдә генә кадерләп саклыйсы килгән хатирәләрем бар. Монысы да үземнең күңел серем булып калсын әле.

— Аның кайсы сыйфаты күңелегезне яулады?

— Аның янында тыныч һәм җылы. Хатын-кыз никадәр көчле булса да, аның да яратасы, яратыласы килә.

— Хатын-кыз үзе өчен яшәргә тиеш, димәк?

— Бу тормышта баланс таба белү күпләргә бирелми. Кемдер тулаем балалар дип өзгәләнә дә үзен оныта, кемдер, киресенчә, бары тик үзен генә күрә, ә балалары тәрбиясез кала. Минем тормышымда беренче урында — Аллаһ Тәгалә, аннан соң мин, ирем һәм балалар... Балаларга мин алга таба үсәр өчен барысын да бирдем. Аларга бары тик шушы мин биргән мөмкинлекләрне дөрес куллана белергә кирәк. Оныкларыма да ярдәм итәргә гомер бирсен. Алинәкәй, улым армиядән кайтты, йөгердем, яме. Бүген иң бәхетле көннәремнең берсе!

рузилә. фото с личного архива

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading