Яратуы көчле булгандыр инде, күрәсең. Улларымның да тартканын күргәнем булмады. Бәлки, миңа гына күрсәтмәгәннәрдер. Аңладыгыз инде, өйдә тәмәке заты юк. Димәк, аны ничек тә булса үземә табарга туры киләчәк.Хәер, бу бүген зур проблема түгел инде.
Кибет саен, почмак саен сатыла.
Ниндиләре генә юк — теләгәнеңне сайлап ал да, пышкыт рәхәтләнеп. Ә миңа тартырга түгел, розаларымны коткарырга кирәк. Шуңа да кибеткә кереп, ояла-ояла гына булса да, сатучыдан бер кап сигарет сорарга мәҗбүр булдым. Тавышым чыкмады да бугай. Төртеп күрсәткәч, алып бирде тагы. Оялуымнан чак кына җир тишегенә китмәдем, чөгендер кебек кызардым.
Сатучы: «Инде бу шактый олы яшьтәге ханым һаман һава бозып тартып йөри микәнни?» – дип уйлагандыр инде, дип тәмам тынычлыгым бозылды. Ә икенче яктан, дәваны шулай ансат һәм тиз тапканга сөендем дә.Кадерле, кирәкле капны сумкама салып эшемә киттем. Хатын-кызның сумкасына бар дөнья сыя бит ул, минеке дә искәрмә түгел. Берәр нәрсә эзли башласаң, барысын да өстәлгә тезеп салмыйча табылмый.
Бу юлы, җитмәсә, яңа гына алган сигарет та бар бит әле анда. Шкаф ачкычын эзләп, башым катып, сумканы бушатканда аны да чыгарып куярга туры килде — иң өскә. Шул чагында, гөнаһ шомлыгы, ишегем ачылып китте дә аннан күрше бүлмәдәге хезмәттәшем килеп керде. Мин сигарет алып йөреп, эшкә дә бераз соңарганмын икән бит. «Ни булды?» – дип хәл белергә кергән. Өстәл өстендә яткан затлы сигарет кабын күреп, катып калды. Аннары тотлыга-тотлыга, сүзләрен теш арасыннан сөзеп чыгарып (ниндидер нәфрәт сизелә иде алардан):– Әллә тарта башладыңмы? – дип сорады.
– Юк инде! Син нәрсә, минем яшьтәме?! – дип бик озак акланырга туры килде.Бакчабыз ишегалдында түгел, шәһәр янында. Анда әле барырга транспорт та, вакыт та кирәк. Шуңа да теге сигарет кабын эштән кайтуга сумкамнан алып, балкон тәрәзәсе төбенә куйдым, янына шырпы кабын да. Анысын нигә куйганмындыр — әйтә алмыйм, тик куюым хак.Ял көне иремнең туганнары килгән иде — абыйларын күптән түгел булган туган көне белән котларга.
Быелгы көз җәй кебек эссе, кояшлы булды бит.
Хәер, җәе алай булды димәс идем инде: иләкләп тә, чиләкләп тә көне-төне яңгыр койды. Менә шул яңгырлы җәйгә компенсация булып, әбиләр чуагы өч айлап дәвам итте дә бугай инде. Шундый матур кояшлы көннәрнең берсе иде ул. Балкон ишекләребез шар ачык — бәлеш пешергән өйдә ачмыйча торып та булмый шул. Кунаклар да тәмләп ашагач, туп-туры балконга чыгып киттеләр.
Билгеле инде, анда тәрәзә төбендә кукыраеп ятучы теге сигаретны һәм шырпыны күргәннәр.Иремнең сеңлесенең күзләре шакмак булган. «Гомер буе тартмаган да, эчмәгән дә фәрештә күк җиңгәсе тарта башлаганмы әллә?» – дип коты чыккан. Рәхмәт инде, әдәп саклап, оялтып үземнән сорамады. Тартса ни дә, төртсә ни — кем ни эшләмәс, кемнең кемдә ни эше бар. Аннары тәмәке тарту закон тарафыннан тыелган зур җинаять түгел бит әле ул, үзеңнең сәламәтлегеңне үзең бетерү генә. Моңа тагын тирә-юнеңдәгеләрнекен дә дип өстәп була. Ә менә иремнән сораган, түзмәгән.
Кунаклар китеп, чәй эчәргә утыргач, ирем бу хакта әйткәч, бер рәхәтләнеп утырып көлдек. «Курыкканга куш, койрыгы белән – биш» диләр бит, шул булган инде бу.Тик тиз генә барып җитә алмадык әле без бакчабызга. Мәшәкатьле заманда яшибез бит: әллә без дөнья куабыз, әллә дөнья безне — тиз генә аңларлык түгел.
Ул арада күрше хатыны керде. Ул да ишеге ачык балкон тәрәзәсеннән урамга караганда тәмәке кабын күргән. Ул инде әдәп-мазар саклап тормады, туп-турыдан ярып сорады:– Тарта башладыңмы әллә, күрше?!
div>
Дөрес эшлисең. Дөньялары бигрәк катлауланды бит. Мин дә тартмыйча чак түзеп торам. Син дә тарткач, миңа да шулай итәсе булыр, – дип, пулемет кебек тыкылдарга тотынды.Мин «юк» димәдем. Нишләптер акланып торуны кирәк дип санамадым, аннары тәмам туйган да идем шул. «Әйе», – дидем.Ул тиз генә өенә кереп китте. Карасам, подъезддан чыгып бара күршедәге кибеткә таба.
Сигарет алыргадыр дигән уй үтте башымнан.
Кешедән, бигрәк тә күршедән калышырга ярамый бит инде.Атна азагын көтеп җиткерә алмый тилмердем. Башка вакытта күз ачып йомган арада дүшәмбе дә җомга кебек үткән атна узмый азаплады. Шулай да үтте инде ул, Җир әйләнүдән туктамаган бит әле. Шимбә җитеп, ирем барабыз дип машинасын кабызырга чыгып киткәч, бакчага бара торган зур сумкамның иң төбенә, онытылмасын тагы дип, шул сигаретны салып куйдым.
Тагын әллә ниләр ишетерсең, әллә ниләргә тарырсың — урынына бара торсын. «Бәласеннән – баш-аяк!» – дип иркен сулап куйдым. Шөкер, үткен күзләрдән дә, төртмәле сүзләрдән дә котылдым. Ә инде гомер буе аңа бәйләнгәннәргә Аллаһ үз ярдәмен яки акылын бирсен.
Комментарийлар