Салкыннар башланганчы тәрәзәләрне тәртипкә китерү өйдә җылылыкны сакларга, җылыту чыгымнарын киметергә ярдәм итә.
Моның өчен әллә ни зур чыгымнар да кирәкми. Иң мөһиме – тәрәзәләрнең торышын вакытында тикшерү һәм ачыкланган кимчелекләрне бетерү.
Җил кергән урыннарны ачыклагыз
Салкын көнне кулыгызны тәрәзә кырыйларына якын китереп карагыз. Салкын һава сизелсә, димәк, бу урыннан җил үтә.
Шәм яки кабызылган шырпы ярдәмендә дә тикшерергә мөмкин. Ут ялкыны талгын гына тирбәлсә, тәрәзә аша һава керә дигән сүз. Әмма моны саклык белән, пәрдәләрдән һәм башка тиз кабынучан әйберләрдән еракта эшләгез.
Тәрәзә рамнары белән стена тоташкан урыннарны да игътибар белән карагыз. Ярыклар булса, аларны махсус герметик белән томаларга кирәк.
Тыгызлагычларны тикшерегез
Пластик тәрәзәләрдәге резин тыгызлагычлар вакыт узу белән кибә, яргалана һәм үз сыгылмалылыгын югалта.
Аларны дымлы чүпрәк белән тузаннан чистартыгыз.
Ярыклар, өзелгән яки катып калган урыннар булу-булмавын тикшерегез.
Тыгызлагычларга махсус силикон мае сөртегез. Бу аларның сыгылмалылыгын сакларга ярдәм итә.
Резиналар нык тузган булса, яңаларына алыштырыгыз.

Тәрәзә механизмнарын карагыз
Тәрәзә тоткаларын, элмәкләрен һәм бикләү механизмнарын тикшерегез. Кирәк булса, хәрәкәтләнүче өлешләренә махсус май сылагыз. Тәрәзә тыгыз ябылырга тиеш, ләкин тотканы көч белән борырга ярамый.
Агач тәрәзәләрне дә онытмагыз
Агач рамнарда барлыкка килгән ярыкларны махсус шпаклевка яки герметик белән томаларга мөмкин. Иске тыгызлагычларны алыштырыгыз. Вакытлыча җил үткәрми торган махсус ябыштыргыч тасмалар да кулланырга ярый.
Тәрәзә төпләрен тикшерегез
Тәрәзә төбе белән рама тоташкан урыннарда ярыклар булырга мөмкин. Аларны герметик белән томалау җылылыкны сакларга ярдәм итә.
Кечкенә киңәш: тәрәзәләрне кышка әзерләгәндә аларны яхшылап юарга, пычрак һәм тузаннан чистартырга да онытмагыз. Чиста пыялалар өйгә яктылык күбрәк үткәрә, ә төзек тәрәзәләр кышкы салкыннарда җылыны сакларга булыша.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар