Ташламалы кредитның максималь суммасы: Мәскәү, Санкт-Петербург, Мәскәү һәм Ленинград өлкәләре өчен — 12 млн сум; башка төбәкләр өчен, бирегә Татарстан да керә — 6 млн сум.
Лимит җитмәсә — катнаш схема Әгәр гаиләгә билгеләнгән ташламалы лимиттан югарырак сумма кирәк булса, катнаш ипотека схемасы кулланыла. Бу очракта кредитның бер өлеше ташламалы ставка буенча, ә калган өлеше базар шартларында рәсмиләштерелә. Гомуми сумма Россия төбәкләрендә, Татарстанны да кертеп — 15 млн сумга кадәр, ә Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендә — 30 млн сумга кадәр чикләнә. Юридик яктан бу бер кредит килешүе булып кала, әмма аның өлешләренә төрле процент ставкалары кулланыла. – Катнаш схеманың төп куркынычы — базар өлешенең Россия Банкының төп ставкасына бәйлелеге. Бу кредит буенча гомуми түләүне сизелерлек арттырырга мөмкин. Банклар гаиләнең элек ташламалы ипотека алган-алмавын кредит тарихлары бюросы, банкларның эчке базалары һәм дәүләт программалары кысаларында бирелгән мәгълүматлар нигезендә тикшерәчәк. Хаталар ачыкланган очракта заемщик кредит тарихын төзәтү турында гариза бирә ала, - дип искәртә риэлтор.
Баш тарткан очракта нишләргә? Банклар өчен документларның бердәм федераль исемлеге юк, әмма гадәттә паспортлар, балаларның туу таныклыклары, СНИЛСлар, никах яки аерылышу документлары, керемне раслаучы белешмәләр таләп ителә.
Эльвира Шакирова искәрткәнчә, банкның баш тартуы соңгы инстанция түгел. — Заемщик баш тартуның язма сәбәпләрен сорарга, банкка дәгъва юлларга, Россия Банкына мөрәҗәгать итәргә, ә хокук бозулар булган очракта үз хокукларын суд тәртибендә якларга хокуклы, — дип йомгаклады риэлтор.
Комментарийлар