Рухи һәм гаилә кыйммәтләрен ничек сакларга – белгечләр шушы сорауга җавап эзләде
Гаилә – җәмгыятьнең нигезе, дибез. Әмма бүгенге чынбарлык, кызганычка, бу нигезләрнең нык какшавын күрсәтә. Соңгы елларда гаилә кору яшенең артуы, аерылышулар санының югары дәрәҗәдә калуы, яшьләрнең бала табарга ашыкмавы кебек күренешләр җәмгыять алдында яңа сораулар куя. Хөкүмәт гаиләләргә ярдәм итүнең төрле юнәлешләрен барлый: матди ярдәм чаралары киңәйтелә, гаиләләргә төрле программалар тәкъдим ителә.
Ләкин бу гына җитәрлек түгел, күрәсең. Мөмкинлекләр артса да, рухи терәкләрнең какшавы зур борчу уята.
Татарстан Иҗтимагый палатасында «Рухи-әхлакый һәм гаилә кыйммәтләрен ныгыту» темасына түгәрәк өстәлдә дә сүз нәкъ менә шул хакта барды. Дәүләт вәкилләре, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре һәм традицион дин әһелләре бер мәйданга җыелып, гаилә институтының киләчәге турында фикер алышты.
Гаилә – шәхси эшме?
Соңгы елларда традицион кыйммәтләрне саклау дәүләт сәясәтенең мөһим юнәлешенә әйләнде. Президентның традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклау турындагы 809нчы Указы җәмгыятьтәге үзгәрешләргә җавап буларак кабул ителде.
Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Тимур Кадыров сүзләренчә, бүген сүз гаилә турында гына түгел, җәмгыятьнең эчке ныклыгы турында бара. Социаль элемтәләрнең өзелүе, тарихи хәтернең югалуы, гаилә институтының көчсезләнүе – боларның барысы да дәүләтнең киләчәгенә тәэсир итә.
Шуңа күрә рухи кыйммәтләр турында сөйләшү хәзер инде мәдәният хезмәткәрләре яки дин әһелләре бурычы гына түгел. Бу – дәүләт сәясәтенең бер өлеше.
Рухи тәрбия бишектән башлана
Балаларны мәктәптә тәрбияләргә кирәк, дигән фикерне еш ишетергә туры килә. Әмма Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин моның белән килешми.
– Бу эшне мәктәптән түгел, иң иртә яшьтән башларга кирәк. Өч яшьлек бала инде үзен шәхес итеп кабул итә, – дип билгеләп үтте ул.
Ә шәхес үсешенең нигезендә рухи һәм мәдәни кыйммәтләр ята, дип саның ул. Аның сүзләренчә, соңгы елларда мәдәнияткә караш үзгәрә. Театр да, музей да, китапханә дә бүген күңел ачу урыны гына түгел. Алар рухи-әхлакый кыйммәтләр тәрбияли торган мәйданчыкка әйләнә. Бүген кешеләр мәдәни мираска йөз белән борылсын өчен төрле хуплау чаралары тәкъдим ителә: ташламалы билетлар, гаилә абонементлары гамәлгә кертелә. Әмма, Дамир Натфуллин сүзләренчә, иң мөһиме эчтәлек – кеше анда нәрсә күрә, фикер белән кайтып китә. Чөнки кеше күңеленә иң элек күргән-белгәннәре сеңә.
Яшьләргә вәгазь түгел, мөмкинлек кирәк
Бөтендөнья татар яшьләре форумы вәкиле Райнур Хәсәнов бүгенге яшьләр белән элекке алымнар белән сөйләшеп булмавын ассызыклый.
– Яшьләргә телне саклагыз, өлкәннәрне хөрмәт итегез, гаиләгез өчен җаваплы булыгыз дип әйтү генә җитми. Алар өчен бу кыйммәтләрне гамәлдә күрсәтерлек шартлар булдырырга кирәк, – ди ул.
Аның сүзләренчә, бүген яшьләрне озын нотыклар белән түгел, кызыклы проектлар белән җәлеп итәргә кирәк. Татар телендә иҗат фестивальләре, интеллектуаль уеннар, яшьләр форумнары, гаилә клублары – боларның барысы да милли һәм гаилә кыйммәтләрен заманча форматта җиткерү омтылышы. Мисал итеп ул «Мин татарча сөйләшәм», «Татарча диктант» акцияләрен, «Печән базары» фестивален, «Акыл фабрикасы», «Ачык университеты» проектларын китерде.
Гаилә моделе үзгәрә
Иҗтимагый палатаның рухи-әхлакый һәм гаилә кыйммәтләре комиссиясе әгъзасы, социолог Татьяна Титова сүзләре хисләргә түгел, соңгы ике елда Татарстанда үткәрелгән социологик тикшеренүләргә нигезләнгән иде.
Саннар күрсәткәнчә, бүген яшьләрнең гаиләгә карашы сизелерлек үзгәрә. Беренче никахка керү яше арта. Егетләр дә, кызлар да башта белем алырга, эштә ныклап урнашырга, финанс яктан мөстәкыйль булырга омтыла. Аннан соң гына гаилә турында уйлый. Элек җәмгыятьтә кабул ителгән гаилә моделе бүген бердәнбер үрнәк булып саналмый. Рәсми теркәлмәгән мөнәсәбәтләр киң тарала бара. Кайберәүләр моны никах алдыннан «бер-береңне сынап карау» дип аңлатса, икенчеләре рәсми җаваплылыктан качу дип бәяли.
Тикшеренүләр күрсәткәнчә, шәһәрдә яшәүчеләр арасында мондый күренешләр авыл халкына караганда ешрак очрый. Әмма соңгы елларда бу тенденция авыл җирләренә дә үтеп керә башлаган.
Бу үзгәрешләрне бары тик «яшьләр гаепле» дип кенә аңлатып булмый. Социологлар фикеренчә, моңа икътисади тотрыксызлык, торак мәсьәләсе, хезмәт базарындагы үзгәрешләр дә зур йогынты ясый. Шуңа күрә гаилә кыйммәтләре турында сөйләшкәндә, яшьләрнең тормыш шартларын да онытырга ярамый.
Дәүләт көч куя
Татарстан ЗАГС идарәсе җитәкчесе урынбасары Данис Саләхетдинов дәүләт тарафыннан гаилә нигезләрен ныгыту юнәлешендә алып барылган эшләргә тукталды. Быел республикада беренче тапкыр киң колачлап уздырылган «Гаилә атналыгы» – моның ачык мисалы. Бер атна эчендә генә 700дән артык чара үткәрелгән. 650 парның гаилә юбилее билгеләп үтелгән, күпбалалы гаиләләр хөрмәтләнгән, махсус медальләр тапшырылган.
Данис Саләхетдинов әйтүенчә, бүген ЗАГС органнары мәктәпләрдә гаилә дәресләре үткәрә, яшьләр белән очраша, махсус проектлар аша гаиләләргә психологик һәм юридик ярдәм күрсәтә. Шундыйларның берсе – «Традицияләр – юлга» дигән күчмә гаилә автобусы. Анда психологлар, медиаторлар, юристлар, социаль хезмәткәрләр районнарга чыгып, кешеләргә бушлай киңәшләр бирә. Бу, проблема тугач түгел, ә ул килеп чыкканчы ярдәм итүгә юнәлтелгән эш.
Үрнәк гаилә – иң көчле тәрбия коралы
Татарстан Халыклар ассамблеясе башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Вәлиуллин искәртеп узганча, бала гаиләдә нәрсә күрә – киләчәктә үз гаиләсендә дә шуны кабатлый. Шуңа күрә Ассамблея соңгы елларда нәкъ менә уңай мисалларны күрсәтүгә басым ясый. Ел дәвамында ике меңләп мәдәни һәм иҗтимагый чара үткәрелә. Анда төрле милләт гаиләләре, шәҗәрә төзүче нәселләр, буыннар бәйләнешен саклап килгән кешеләр турында сөйләнә. Сүз белән түгел, матур үрнәкләр нигезендә тәрбия яхшырак нәтиҗә бирә, дип ассызыклады Ринат Вәлиуллин.
Дәүләткә ярдәмгә – дин
Гаилә кыйммәтләре турында сөйләшкәндә, традицион диннәрнең ролен читтә калдырып булмый. Түгәрәк өстәлдә чыгыш ясаган мөселман һәм православие вәкилләренең фикерләре төрле дингә карасалар да, асылда бер уртак фикергә кайтып кала: җәмгыятьнең киләчәге гаиләдән башлана.
«Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин бүген мәчетнең вазифасы гыйбадәт белән генә чикләнмәвен әйтте. Аның сүзләренчә, заманча мәчет кешеләрнең көндәлек проблемаларын хәл итүче социаль үзәккә әверелә бара. Биредә яшь парлар өчен очрашулар, гаилә бәхетен саклау буенча дәресләр, психологлар консультацияләре, балалар өчен тәрбия программалары үткәрелә.
Аерылышу чигенә җиткән парлар белән дә эш алып барыла. «Парлар хәзер носки аркасында да аерылыша. Ир носкиларын җыеп йөрми, имеш», – дип көлемсерәп көрсенә хәзрәт. Кызык та, кызганыч та... Аның сүзләренчә, аерылышу нәтиҗәләре белән көрәшергә түгел, ә аларны булдырмый калуга көч куярга кирәк.
Православие чиркәве вәкиле, протоиерей Владимир атакай билгеләп узганча, бала өчен беренче укытучы – әти-әнисе. Беренче дәреслек – гаилә тормышы. Әгәр өйдә өлкәннәрне хөрмәт итәләр, хезмәтне кадерлиләр, бер-берсен ишетәләр икән, бала өчен бу табигый нормага әйләнә.
Владимир атакай рус философы Иван Ильин сүзләрен дә искә төшерде: «Халыкларның таркалуы иң элек гаиләнең таркалуыннан башлана». Моңа юл куймасак иде.
Фото: https://oprt.tatarstan.ru/index.htm/news/2539367.htm
Комментарийлар