«Хәрәкәттә-бәрәкәт» проекты кысаларында иң шәп биючеләрне ачыкладык.
«Бие-бие Хәйбулла, биегән кеше бай була», — диләр. Алдашмыйлар. «Хәрәкәттә-бәрәкәт» проекты бу сезонын да «Бию көрәше» белән тәмамлады. Узган ел һәвәскәр биючеләр көч сынашса, быел исә аларга профессионаллар да кушылды. Ә җиңүчегә — 150 мең вәгъдә иттеләр.
«Негатив эмоцияләрне „чыгару“ ысулы»
3 ай дәвамында һәр пәнҗешәмбе Казан халкы һәм башкала кунаклары өчен бию остаханәләре узды. Быел барлыгы 9 дәрес үтте, аларда, гомумән, 5 меңгә якын кеше катнашты.
— Җәй ахырына якынлаша. Узган ел бию көрәшендә кояшлы, җылы көн иде. Ә быел инде көзге җилләр исә. Әмма алай да тамашачыларыбыз күп. Идеяләребезне тормышка ашырырга тырышабыз. Иң мөһиме — халык йөри. Бу проектлар җыенга әйләнде инде. Җиңел заманда яшәмибез. Һәркемгә бераз гына күңел ачырга кирәк. Кешеләр таяну ноктасы эзли. Без мондый чараларда берләшәбез. Тамашачыларыбыз да елдан-ел яшәрә. Быел «Җырлы сишәмбе» дә өстәлде. Бергәләп татарча җырлар башкарабыз. Үзем дә бу проектларны ихлас яратам. Бу негатив эмоцияләрне «чыгару» ысулы. Кәеф булмаган вакытта, монда килеп онытыласың, — ди Казан вице-мэры Гүзәл Сәгыйтова.

20 финалист, 5 тур
«Бию көрәше» 5 турдан торды. Бәйгедә барлыгы 20 биюче катнашты. Аларның яртысы диярлек беренче турдан соң ук төшеп калды. Катнашучылар парлап биеде, ә жюри бер генә катнашучыны сайлый алды. Һәр турда иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән биючеләр финалга узды. Жюрида: Раилә Гарипова, Чулпан Закирова, Илдар Кыямов, Илнур Ганиев һәм Шарапҗан (Рамил Шарапов) иде.
Быел көрәштә һәвәскәрләр генә катнашмагач, финалга профессионаллар чыгуы табигый. Һәвәскәрләр никадәр яхшы биесә дә, аларның һәрвакыт сәхнәдә булучы артистларга караганда тәҗрибәләре, белемнәре азрак. Һәвәскәр дә, профессионал да бергә көч сынашкач, бәлки, җиңүчеләрне дә аерым билгеләп үтәргә кирәк булгандыр. Бер җиңүче — һәвәскәр, берсе — профессионал. Ахыр чиктә бию батырлары барыбер икәү булды.
Җиңүчеләр: «Җиңгән акчаларны гаиләмә ярдәм өчен тотам»
Финалга үткән егетләр арасында көрәш, чыннан да, кискен булды. Икесе дә профессионаллар. Владислав Уткин — Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамблендә чыгыш ясый. Ә Рамазан Җамалетдинов — «Казан» бию ансамбленнән. Владислав — «Бию көрәшендә» иң югары баллар алды. Аның җиңүендә шик юк иде. Ә менә Рамазан Җамалетдиновның җиңүгә юлы авыррак булды.
- Жюриның беренче турда тагын бер катнашучыны икенче турга уздыру мөмкинлеге булмаса, бәлки, без аны финалда да күрмәс идек. Шулай да Рамазан да, Владислав та бик оста биеделәр. Җиңүчене билгеләү кыен иде. Шуңа халык беренче һәм икенче урын билгеләүне кабул итмәде. Ике беренче урын бирергә кушты.
— Мин алты яшьтән биим. Хәзер инде 24 ел тәҗрибәм бар. Ярышка килгәнче бик дулкынландым. Бөтен хисләрне, эмоцияләрне сәхнәдә калдырдым. Влад белән без күптән таныш. Ул бик оста биюче, аны хөрмәт итәм. Җиңгән акчаларны гаиләмә ярдәм өчен тотам. Фатирга акча җыябыз, шунда кереп китә. Иң мөһиме — барыбыз да сау-сәламәт. Бергә булырга, тату яшәргә, аерым торырга (көлә), — ди Рамазан Җамалетдинов.

Владислав Уткин да мондый финалга канәгать калган.
— 8-9 яшьтән биим. Дәүләт җыр һәм бию ансамблендә 12 ел эшлим. Моңа кадәр үзешчән коллективларда биедем. Дөресен әйткәндә, "Бию көрәше«ндә чыгыш ясау — авыр. Чөнки сәхнәдә өйрәнелгән биюне башкару бер хәл. Ә тамашачы янына чыгып, тәҗрибәдә булган хәрәкәтләрне искә төшерергә, алдан уйлап куярга кирәк.
Шул ук вакытта халыкчан итеп башкару да мөһим. Җиңәргә, мөгаен, шул ярдәм иткәндер. Һәр чыгышымны алдан планлаштырдым. Җиңәргә теләдем, максатка ирешү өчен алдан рәхмәт сүзләре дә әзерләп куйган идем. Икебезгә дә беренче урын бирелү — бик дөрес. Рамазанны күптән беләм, зур сәхнәдә очрашыбыз, бергә чыгыш ясыйбыз, — ди Владислав Уткин.
«Икенче елга да катнашырга исәп»
Әлбәттә, профессиональ биючеләрнең чыгышы матур иде. Әмма һәвәскәрләр дә бер дә калышмады. Актаныштан Ләйсән Сәләхова бәйгегә очраклы гына эләккән. «Хәрәкәттә-бәрәкәт» остаханәсенең берсендә хезмәттәшләре бию көрәшенә чыгарга кыстаган. Ә Ләйсән биегән дә, җиңгән. Финалга юлламадан тыш, театрга билетлар да откан булган.
— Төп максатым — матур итеп, рәхәтләнеп татар мохитендә вакыт үткәрү иде. Мин Казанда үткән барлык татар чараларын күзәтеп барырга тырышам. Аларда катнашкач, бер атналык көч җыйган төсле була. Хәрәкәттә-бәрәкәт шундый чаралар рәтендә. Бию көрәше финалында чыгыш ясау — үзе җиңү. Әлбәттә, тагын биисем килгән иде. Әмма беренче турда ук профессиональ биюче эләкте. Көчле көндәш белән көч сынашу кызыграк, шуңа күрә борчылмыйм. Икенче елга да катнашырга исәп, — ди ул.

Һинд биюләре һәм шпагат
Айрат Фазылҗанов 30 ел эндокринолог булып эшли. 52 яшендә шпагатка утыра. Шпагатка утыруның сере көндәлек күнекмәләр ди.
— Эшем бик җаваплы һәм катлаулы, шуңа бию белән күңелемне юатам. Биергә яратучы табиб, фәнни хезмәткәрләрне дә бергә җыеп биетәм. Бию — ул сәламәт яшәү рәвеше профилактикасы. Мин көн саен йөгерергә чыгам, биим, күнегүләр ясыйм, — ди ул.
Лилия Зарипова белеме буенча тарих укытучысы, 67 яшь. «Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектына 2021 елдан ук йөрсә дә, көрәштә катнашырга батырчылык итмәгән булган. Быел үз көчен сынап карарга булган.
— «Хәрәкәттә-бәрәкәт» проекты башланганнан бирле мин монда. Һәр елны яңа сезонны көтеп алам. Бөтен эшемне ташлап, остаханәгә йөгерәм. Гомумән, кайда бию көе ишетәм, шунда биим. Әни дә, апалар да бик оста бииләр иде. Үзем профессионал булмасам да, балалар өчен бию түгәрәге оештырдым. Мин һинд киноларын яратам.
Шул киноны карап, биюләрне өйрәнә идем. Университетта Һиндстан буенча диплом эше яздым. Телне дә өйрәндем, берничә тапкыр Һиндстан буйлап сәяхәт тә иттем. Миңа гел: «Татар кызы була торып, һинд биюе биисең», — дип кыек карыйлар иде. Ә мин түгәрәккә йөрүче һәркемгә татар телен өйрәттем. Алар җырладылар да, биеделәр дә, — ди ул.
Мин дә «Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектын беренче көннәрдән үк күзәтәм. Елдан-ел ул үсә, үзгәрә, яңа кешеләрне җәлеп итә. Мондый халыкчан проект, рәхәт кичәләр халыкка бик кирәк иде. Вакыт беркемне дә жәлләми, үтә дә китә. Ә хатирәләр, җылы, матур кичләр һәрчак күңелне җылыта.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар