Гаиләңне матур алып барсаң, сине күреп алырга һәм бүләкләргә дә мөмкиннәр. Чөнки республикада гаилә кыйммәтләренә зур игътибар бирелә.
– 1 июльдән 8 июльгә кадәр “Татарстан – бәхетле гаиләләр территориясе” атналыгы башланды. Ни өчен бәхетлеме, гаиләле булудан да зур бәхет юк, – ди Министрлар Кабинеты каршындагы ЗАГС идарәсе җитәкчесе Эльвира Әхмәтова. – Бу атналык барышында озак еллар бергә яшәгән парларны, СВОда хезмәт итүче егетләрнең гаиләләрен, күп балалы гаиләләрне күрсәтеп, аларны тәбрик итәчәкбез.
Оештыручыларның максаты – үрнәк гаиләләрнең тормыш-көнкүрешен, гаилә кыйммәтләрен сакланучы буыннарны күрсәтү. Шул уңайдан 8 июльдән республикада “Гаилә альбомын актарганда” конкурсы старт алачак. Ул республика рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән тормышка ашырыла. Бу бәйгедә ничә яшьтә булуларына карамастан, республикада яшәүче барлык кешеләр дә катнаша алачак. Алты номинациядә узачак әлеге конкурс җылы мөнәсәбәтләр сугарылган гаилә очрашуларын, әби-бабайларның, әти-әниләрнең гаилә кыйммәтләрен һәм башка кадерле ядкарьләрне үз эченә алган чара булачак. “Вконтакте” битләрендә фотоларны махсус хэштег белән куеп барырга туры киләчәк. Йомгак сентябрь аенда ясалачак.
Май аеннан республика күләмендә башланган “Нечкәбил” конкурсына да шушы атналыкта йомгак ясалыр дип көтелә. Сайлап алу турларыннан үзенчәлекле, төрле өлкәләрдә уңышлары булган, тәүфыйклы балалар үстерүче 30 гаиләне сайлап алганнар. Җиңүчеләрне якын көннәрдә белербез.
Республикада үзенчәлекле, ил-көнгә үрнәк итеп күрсәтерлек гаиләләр бик күп. Аксубай районында яшәүче Крайновларны гына алыйк. Гаилә башлыгы СВОда хезмәт итә. Гаиләнең хуҗабикәсе тормышка чыкканчы хәрби корреспондент булып “Звезда” телеканалында эшләгән. Хәзер Крайновларның 3 балалары үсеп килә. Алар әтиләренең кайтуын көтә. Эльвира Әхмәтова белдергәнчә, мондый гаиләләр турында халыкка күбрәк сөйләргә, аларны данларга кирәк.
8 июльдә Россия күләмендә икенче тапкыр “Ярәшү балдагы. Россиядә мәхәббәт белән” фестивалендә 170 пар кавышачак. Ул Россиянең милли үзәгендә узачак. Һәр милләт үзенең милли асылын күрсәтәчәк. Бу чарада Татарстаннан Тукай районында яшәүче Алмаз Ситдиков белән Алия Гафиятуллина катнаша. Алия белән Алмаз Мәскәү шәһәрендә гаиләләрен рәсмиләштереп кайтачак. Яшь парларга милли туй киемнәре әзерләнә. Шунысы куандыра, бу гаилә авылда төпләнеп калачак. Күп балалы гаиләдә үскән Алмаз бүгенге көндә тракторчы булып эшли, Алия исә медицина хезмәткәре булырга укый. Кавышкан бу парга, республика рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән сертификат тапшырылачак.
Мәскәүдә узачак икенче чарага Яшел Үзән районында яшәүче биш балалы Нуруллиннар бара. “Күп балалы Россия” конкурсына алар ике айлык балаларын да алып бармакчы. Бу гаилә моннан ун ел элек барлыкка килгән. Олы улларына 9 яшь. Иҗат ялкыны белән янып яшәүче Нурулиннар төрле конкурсларда актив катнашалар. Гаиләләре дә һәркемгә үрнәк булырлык.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар