Федерация Советы спикеры Валентина Матвиенко яшьлек чорын озынайтуга каршы чыккан.
“Кайберәүләр, чыннан да, яшьлек чорын озынайтырга тәкъдим итә, әмма 35 яшь хәзер һәм 35 яшь, әйтик, 20-25 ел элек – бу инде бөтенләй башка мәсьәлә. Мин үзгәрешләр кертергә кирәкми дип саныйм. Яшьлекне 35 яшькә кадәр билгеләү – иң оптималь карар. Әмма яшьләр 35 яшькә кадәр, иртәрәк булса, тагын да яхшы, гаилә төзергә, ким дигәндә өч бала табарга, һөнәрдә үзен күрсәтергә һәм аннан соң гына башка яшь категориясенә күчәргә тиеш”, – ди ул.
Гадәттәгечә, тәкъдимнәр бик креатив. Сүзләрдә хаклык та бар. Әмма ничек кенә тормышка ашырып бетерергә икән бу таләпләрне? Бу сорау, шөкер, безнең башка гына килмәгән. Узган елның 1 сентябреннән урта һөнәри һәм югары уку йортларында көндезге уку бүлегендә укучы студентларга йөклелек буенча өстәмә түләү бирәләр. Түләп укыйсыңмы әллә бюджеттамы мөһим түгел.
Пособие күләме студент яшәгән төбәктә билгеләнгән хезмәткә сәләтле халыкның яшәү минимумы нигезендә исәпләнә. Әйтик, 2026 елның гыйнварыннан бу – 17 мең 547 сумга тигез. Йөклелек һәм бала табу буенча ял якынча 140 көнгә сузыла. Шулай итеп, бер тапкыр бирелә торган пособиеның күләме якынча 81-82 мең тирәсе чыга. Моңа 728 мең 921 сум ана капиталы, ким дигәндә 10 мең 669 сум бала карау буенча өстәмә түләү дә өстәлә. Бала туганда бер тапкыр бирелә торган пособие – 26 мең 941 сум, стипендия (3-5 мең тирәсе югары уку йорты булса) Бу әле алып булган пособиеләрнең бер өлеше генә. Ә инде ким дигәндә 853 мең 531 сум. Яшь гаилә өчен бу – күктән төшкән акча. Аз да түгел. Әмма яшьләр бала табарга ашкынып тормый.
2026 елга ЗАГС мәгълүматлары буенча, Россиядә беренче баланы тапкан ананың уртача яше — 29,8 яшь. 2000 елларда шундый ук күрсәткеч – 23,54 яшь булган.
Әле ул вакытта ана капиталы да булмаган. Элек тә, хәзер дә ил икътисады авыр вакытны кичерә. Димәк, сәбәп акчада гына да түгел. Гәрчә, акчасыз да яшәп булмый.
Яшь студент-әнигә бирелгән 853 мең 531 сумга Казанда фатир алып булмый. Бу ипотекага беренче кертем өчен дә аз әле. Ә яшәргә кирәк. Беренче вакытта, әти-әни белән яшәп торып та буладыр. Элек гел әти-әни белән, зур гаилә булып яшәгәннәр. Разый да булганнар кебек. Ләкин хәзер әби-бабайлар да башка. Өйдә утырмыйлар, гомер көзендә дә тормыш көтәргә мәҗбүр. Әле дә баягы балаларга булышырга телиләр. Акча һаман җитми. Әх, шул явыз акчаны! Кемгә генә җитә икән соң ул? Хәтта миллионнары булганнарга да аз бит. Аларга да җитмәгәч, безгә ничек җитсен икән?
Күрәсез, сәбәп акчада гына түгел. Акча – сәбәпләрнең берсе, уңайлы сылтау. Ә төп сәбәп исә, безнең карашлар, ышанулар, уй-фикерләргә барып тоташа. Яшьләр Валентина Матвиенко әйткән узышта катнашырга теләми. Бүгенге көн белән яшиләр, шуннан тәм алалар. Гади генә мисал. Казан буенча уртача хезмәт хакы – 99 мең 123 сум. Бер бүлмәле фатирның уртача хакы – 8 миллион 668 мең сумнан күбрәк. Кыскасы, фатир алу өчен генә түгәрәкләп алсак, 88 хезмәт хакы кирәк. Әгәр бер дә акча тотмасаң, бу якынча 7 еллык хезмәт хакы.
Әле бу уртача хезмәт хакы белән исәпләгәндә. Ә хезмәт хакы уртача күрсәткечләргә җитмәгән кеше өчен, билгеле, тагын еллар өстәлә. Ай саен фатир алу өчен 40 мең сумны янга калдырып барсаң да, 18 ел һәм 1 ай акча җыярга кирәк. Ә фатир бәясе еллап кына түгел, айлап үсеп тора. Билгеле, бу очракта фатирга акча җыям дип җир җимертеп эшләп ятканчы, яшьләр ял итәргә бара, үзләренең иң рәхәт, матур тормышын яши.
Кешеләр эгоист булырга һәм акча санарга өйрәнде. Хәзер кешене гаилә кыйммәтләре, идеология белән генә алдап булмый. “Гомер көзеңдә бер чынаяк су бирүче дә булмаячак”, – дисәң дә, курыкмыйлар. Чөнки яратып һәм яратылып үскән балалар да әти-әнисен картлар йортына илтеп бирергә мөмкин. Ә бит яшьләрне гаепләү дә кыен. Аларга бәйле булмаган өстәмә шартлар да демографиядә чокырлар тудыра. Ә бәлки, яшьләр бала табагу җаваплырак карый башлагандыр. 2000 елларда гомумән ятим балалар 514 мең 127 кешегә җиткән. Ә 2026 елга бу сан якынча 317 мең кешегә тигез. Кем хаклы да, кем гаепле? Белмәссең.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар