16+

Яңа Чишмәдә мәктәп һәм хастаханә яңартылырмы?

Фәрид Абдулганиев райондагы проблемаларны өйрәнде.

Фәрид Абдулганиев райондагы проблемаларны өйрәнде.

Яңа Чишмә районында мәктәп-балалар бакчасы һәм үзәк район хастаханәсе капиталь ремонтка мохтаҗ. Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Абдулганиев районга эш сәфәре вакытында әлеге объектларның торышы белән танышты.

1974 елда төзелгән мәктәп бинасында 117 укучы һәм 22 балалар бакчасында тәрбияләнүче сабый белем һәм тәрбия ала. Биредә инженерлык челтәрләрен, тәрәзәләрне, ишекләрне алыштыру, бүлмәләрне яңарту кирәк.

1991 елда төзелгән үзәк район хастаханәсенең стационар өлеше дә капиталь ремонт көтә. Хәзерге вакытта ике социаль объектны яңарту өчен проект-смета документлары әзерләнгән.

Фәрид Абдулганиев күтәрелгән мәсьәләләрне республика җитәкчелеге һәм район халкы белән бергә хәл итәргә ышандырды.

клуб. фото госсовет

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading