16+

Касса кагыйдәләрен бозучы компанияләргә Интернетта товар сатуны тыячаклар!

Россиядә касса аппаратларын куллану тәртибен системалы рәвештә бозучы эшмәкәрләргә карата яңа чикләүләр кертергә тәкъдим иттеләр.

Россиядә касса аппаратларын куллану тәртибен системалы рәвештә бозучы эшмәкәрләргә карата яңа чикләүләр кертергә тәкъдим иттеләр.

Федераль салым хезмәте хокук бозучыларның махсус реестрын алып барачак. Бу хакта «Известия» яза. 

Реестрга бер ел эчендә касса кулланмаган өчен кимендә өч тапкыр штраф алган компанияләр һәм шәхси эшмәкәрләр кертелергә мөмкин.

Реестрга эләккәннәргә үз сайтларында һәм башка Интернет-ресурсларда товарлар һәм хезмәтләр тәкъдим итү тыелачак. Әмма маркетплейслар һәм белдерүләр сервислары аша сату мөмкинлеге сакланачак.

Кемнәр кассасыз эшләү хокукын югалтырга мөмкин?

Әгәр айлык әйләнеш 1 млн сумга җитсә, түбәндәге категорияләр өчен кассадан азат итү ташламалары гамәлдән чыгарылырга мөмкин:

▪️ Газета-журнал сатучылар;

▪️ Мәктәп ашханәләре;

▪️ Күчмә һәм таратып сату белән шөгыльләнүчеләр;

▪️ Киоскларда сәүдә итүчеләр;

▪️ Икенчел чимал кабул итүчеләр;

▪️ Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре;

▪️ Патент системасында эшләүче шәхси эшмәкәрләр;

▪️ Торак милекчеләре ширкәтләре һәм бакчачылык ширкәтләре;

▪️ Авыл җирлегендәге даруханәләр;

▪️ Китапханәләр, спорт клублары һәм мәдәният йортлары;

▪️ Кайбер көнкүреш хезмәтләре күрсәтүчеләр.

Бу чикләүләр үзмәшгульләргә, барып җитү авыр булган урыннарда сәүдә итүчеләргә һәм дини оешмаларга кагылмаячак.

Яңа кагыйдәләр кайчан гамәлгә керә?

• 2027 елның 1 февраленнән — хокук бозучылар реестры эшли башларга тиеш.

• 2027 елның 1 июненнән — Интернетта товар һәм хезмәтләр тәкъдим итүгә чикләүләр.

• 2028 елның 1 гыйнварыннан — айлык әйләнеше 1 млн сумга җиткән кайбер эшмәкәрләр өчен кассадан азат итү ташламалары гамәлдән чыга.

Әлеге үзгәрешләр закон проектына кертелгән төзәтмәләрдә каралган. Аларны Дәүләт Думасында икенче укылышта карарга планлаштыралар.

инет. фото ти

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading