Ире Марат белән аерылганнарына ике ай узгач, Гөлия үзенең йөккә узуын белде.
Йөклелекнең беренче билгеләрен алданрак та тойды хатын, билгеле, тик башы әйләнүен, хәле китүен һәм башка билгеләрне дә борчылу аркасында дип уйлады. Дус хатыннарының киңәшен тотып, төрле витаминнар эчте, күбрәк саф һавада булырга тырышты Гөлия. Вакыт үтү белән дә хәле яхшырмагач, табибка күренергә булды. Һәм менә хатын-кызлар табибы аңа әлеге хәбәрне әйтте. Баласы булачагын белгәч, Гөлия шатланды, әлбәттә. Туйды ул ялгызлыктан, шундый туйды...
Яше дә бар бит инде — утыз биш тула аңа быел. Юлында күңеленә хуш килерлек ир-атны әллә очрата әле, әллә юк. Тагын кияүгә чыкса да, кем белә бит ничек буласын. Ә бала — аның киләчәккә өмете, якын кешесе булачак! Һичшиксез табарга булды баласын Гөлия. Акчаны начар эшләми, үстерер ничек тә булса бердәнбер баланы. Авылда яшәүче әти-әниләре дә азык-төлеге белән ярдәм итеп торалар — ач булмаслар, Аллаһы теләсә!
Элеккеге ире Маратка тиздән әти булачагы турында әйтеп тормаска булды Гөлия. Әйтсә, Марат аны кызганып, бала хакына кире кайтыр иде. Теләми хатын аның үзе белән кызганып, бала хакына гына яшәвен. Араларында мәхәббәт, җылылык юк икән, мондый гаиләнең булуыннан нинди мәгънә? Бер-берсенә бала хакына гына түзеп яшәүче ата-анасын күреп, бала да бәхетле булмас.
Бала йөрәге барысын да аңлый диләр бит.
Марат белән бергә биш елга якын яшәде алар. Бергә яши башлаганда, араларында җылылык, мәхәббәт тә бар иде кебек. Бик теләсә дә, Гөлия балага уза алмады. Табибларга да йөрделәр, тикшеренделәр алар. Икесе дә сау-сәламәт, балага узуга бернинди каршылык юк, дигән иде табиблар. «Тынычлан, вакыты җиткәч булыр», — дип юатырга тырышты Марат хатынын. Гөлия эченнән генә борчылса да, иренә күз яшьләрен күрсәтмәскә тырышты. Алар беркайчан да кычкырышып, тавышланып яшәмәделәр.
Марат та, Гөлия үзе дә бик тыныч холыклы кешеләр. Тик тора-бара никтер аралары суынганнан-суына барды. Бергәләп каядыр барып күңел ачудан туктадылар. Ял көннәрен Марат дуслары белән бергә футбол карап, йә булмаса, балыкка йөреп үткәрә башлады. Гөлия өй җыйды, юды, пешеренде. Сирәк кенә дус хатыннары кунакка килгәләде. Ире эштән соңга калгалап кайта башлады. Сизә иде хатынның күңеле: ире аның янына кайтырга ашыкмый, аңа дуслары янында күңеллерәк. Менә шулвакытта барысын да уртага салып сөйләшергә кирәк булгандыр, бәлки.
Ә Гөлия барысын да эченә йотты, тик күңелендә иренә карата үпкә-ачулары арта гына барды.
Акрынлап алар бер-берсе өчен гомумән ят кешеләргә әйләнделәр, бер-берсе белән хәтта ачылып сөйләшмиләр дә иде. Хатын аңлады — алга таба болай яшәүнең мәгънәсе юк. Нигә бер-береңне газапларга? Алар Маратның өйләнгәнче үк алган фатирында яшиләр иде. Гөлия арендага фатир тапты да, әйберләрен җыеп шунда күченде. Киткәндә, иренә бер бит хат язып калдырды хатын.
Бөтен уйларын, үпкәләрен язды ул анда. Аларны бик тиз аердылар. Бүлешер әйберләре, уртак балалары юк ич... Ире гафу үтенмәде, кайт дип тә ялынмады Гөлиягә. Аның үз-үзен тотышыннан ваемсызлык бөркелә, димәк, аңа барыбер.
Бала турында әйтсә, ирен кайтарырга, кызгандырырга омтылу булып күренер иде бу. Һәрхәлдә Гөлия шулай уйлады һәм Маратка белдереп тормаска булды. Әнисе дә, әтисе дә, оныклары туасын белгәч, бик шатландылар, әлбәттә. Төрлечә булышырга да вәгъдә бирделәр. Гөлия үзләренең район үзәгенә күченеп кайтты. Анда кызның әбисеннән калган бер бүлмәле фатиры да бар иде, шунда яшәргә булды. Әти-әниләре дә янында гына, әнисенең сеңлесе — Талия апасы белгечлеге буенча эш тә табып куйды.
Йөклелек чоры җиңел булмады Гөлиянең. Баштагы чорларда укшып, башы әйләнеп җәфаланды, соңрак аяклары шеште. Хәтта хастаханәдә ятып чыгырга туры килде. Түзде хатын, зарланмады, баласы гына исән-сау тусын. Вакыты җиткәч, дөньяга тупырдап торган малай аваз салды. Аңа Самат дип исем куштылар. «Әйт Маратка улы турында. Аның белергә хакы бар. Малайга да әти кирәк», — дип әледән-әле Гөлиянең колак итен ашады әнисе. Тик хатын бирешмәде. Ялгыз ана булып яшәргә бик рәхәт булмаса да, улы белән ул үзенчә бәхетле иде. Маратның номерын гомумән дә кара исемлеккә кертеп куйды. Ул кешене тормышыннан сызып ташлады.

Самат бик тере, шук малай булып үсте.
Көн дә артып торган яңа һөнәрләре белән әнисен сөендерә бала. Өч яше тулгач, бакчадан кайткач, ул беренче мәртәбә әнисеннән сорап куйды: «Әни, минем әтием кайда?» Бу сораудан аптырап калса да, Гөлия үзен бик тиз кулга алды. «Әтиең ерак командировкада, улым. Ул безгә күп итеп акча эшләргә китте», — диде хатын. «Миңа акча кирәкми, әти кайтсын», — диде малай еламсырап. Үсә барган саен, Самат ешрак әтисен таптыра башлады һәм бу сөйләшүләр һәрвакыт баланың күз яшьләре белән тәмамлана иде. Баласын кызганудан йөрәге өзгәләнде Гөлиянең. Ул инде элеккеге иренә бала турында әйтмәвенә үкенә дә башлаган иде.
Бәлки, хәзер әйтергәдер? Тик әлегә кадәр әйтмәвен ничек аңлатыр? Кем уйлаган бит, бер ялган икенчесен тудырыр дип. Әйе, балага ата кирәк шул, бигрәк тә ир балага.
Саматка биш яшь тулды. Малай бик акыллы, зурлар кебек фикер йөртә. Ул көнне тәрбияче баласын алырга килгән Гөлиягә сөйләшергә теләвен әйтте. Икәүдән икәү генә калгач, ул анага Самат белән булган хәлне сөйләп бирде. Бүген балалар Әтиләр көненә бүләк — открытка ясаганнар икән. Тәрбияче әтиләргә бүләк ясаячаклары турында әйтүгә, Самат: «Минем әтием юк!» — дигән дә, битен куллары белән каплап елап җибәргән. Бик озак юатканнан соң гына тынычландыра алган аны тәрбияче.
«Минем сезнең гаилә хәлләренә тыкшынасым килми. Тик әгәр дә баланың әтисе белән сөйләшергә мөмкинлегегез бар икән, әйтегез, аралашсын баласы белән. Әтисе исән килеш кимсенеп, өзгәләнеп яшәмәсен бала. Самат — бик нечкә күңелле, акыллы малай. Ул бөтен нәрсәне йөрәгенә якын ала, шуңа бик кызганам аны», — дип әңгәмәне тәмамлады тәрбияче Әнисә Хәбировна.

Юл буе уйланып кайтты Гөлия.
Кара инде син, бөтенләй чит кеше аның баласы өчен борчыла, кайгырта. Ә Гөлия ничә еллар буе үзенең горурлыгы аркасында сабыеның «әти» дип өзгәләнүенә күз йомып яши. Хатын кич, улы йоклап киткәч, Маратның номерын җыйды. Кара инде син, үзгәртмәгән бит ничә елдан соң да элеккеге ире номерын! Ярар, саклаган әле Гөлия номерны, кара исемлектә булса да, бетереп ташламаган. Трубкадан таныш тавыш яңгырады: «Тыңлыйм. Гөлия? Бу синме?... Тавышыңнан таныдым». Хатын, каушаудан тотлыга-тотлыга, элеккеге иренә улы барын, малайның әтисен таптыруын сөйләп бирде.
Ни өчен бала тугач ук әйтмәвен дә аңлатырга тырышты. Марат бер мәлгә дәшми торды. Моны Гөлия үзенчә юрады: «Нәрсә дәшмисең? Кирәкми миңа бернинди бала да, димәкче буласыңмы? Ярар, әлегә кадәр яшәдек синнән башка, моннан соң да яшәрбез!» — дип ярсыды хатын. Маратның да ачуы чыкты: «Гөлия, син бервакытта да сөйләшеп, аңлашу дигән нәрсәне белмәдең. Һәрвакыт үзең теләгәнчә генә эшләп куя идең. Менә хәзер дә миңа хәтта улым барлыгы турында да әйтмәгәнсең.
Мин инде биш ел буе улым барлыгы турында белми яшәгәнмен! Ә хәзер бу хәбәрне бер минут эчендә кабул итәргә тиешменме? Минем гаиләм, ике яшьлек кызым бар. Әлбәттә, мин улым барлыгына шат һәм аны кабул итәргә әзермен. Тик аңла, бу бит минем өчен көтелмәгән хәбәр. Миңа барын да уйларга, хәл итәргә кирәк».

Икенче көнне иртүк Марат үзе шалтыратты: «Минем улымны күрәсем килә».
Атна ахырында, ял көнне, уенчыклар, күчтәнәчләр күтәреп килеп тә җитте Марат. «Кинәт барлыкка килгән әтисен ничек кабул итәр?» — дип борчылган иде Гөлия улы өчен. Барысы да яхшы үтте. Әтисе белән таныштыргач, Самат аны кочаклап алды да, җитди генә сорап куйды: «Әтием, син башка китеп югалмассыңмы?» Маратның күзендә яшь бөртекләре ялтырады: «Юк, улым, югалмыйм. Без синең белән бик еш күрешеп торырбыз».
Гөлиянең дә әтисе янында шатлыктан балкыган улын күреп, күзләре яшьләнде. Дөрес эшләмәде ул элеккеге иреннән улын яшереп. Марат улының нәни чагын, беренче тапкыр тәпи китүен күрмәде, беренче сүзләрен ишетмәде. Улы да кимсенеп, әти дип өзгәләнеп яшәде. Ярый әле, соңлап булса да, хатасын төзәтергә кыюлыгы җитте.
Ләйсән Закирова
Комментарийлар