Татарстанда агросәнәгать комплексы өлкәсендә эшләүче яшь белгечләр арасында узган «Һөнәре буенча иң яхшы» республика һөнәри осталык конкурсына йомгак ясалды.
Быел бәйгегә 253 гариза килгән, финал сынауларында республиканың 35 муниципаль районыннан һәм Казаннан 176 яшь белгеч катнашкан.
Конкурс 13-14 ноябрьдә узды. Беренче көнне катнашучылар Казан дәүләт аграр университетының өч мәйданчыгында тугыз номинация буенча көч сынашты. Ярышлар теоретик һәм практик этаплардан торды.

Иң күп катнашучы «Иң яхшы механизатор» номинациясендә булды — биредә 38 белгеч үз осталыгын күрсәтте. «Иң яхшы ветеринария табибы» номинациясендә 35 кеше, «Иң яхшы инженер-механик» һәм «Иң яхшы бухгалтер-икътисадчы» номинацияләрендә 28әр кеше катнашты.
14 ноябрьдә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Бүләкләрне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров тапшырды.
Конкурсның Гран-приена Арча районының «Игенче» агрофирмасы терлек үрчетү буенча технологы Илназ Иванов лаек булды. Ул мөмкин булган 100 баллның 100ен җыйды.

Номинацияләр буенча җиңүчеләр
«Иң яхшы ветеринария табибы»
1 урын — Фәнис Хаҗиәхмәтов («Вахитова» ҖЧҖ, Кукмара районы).
2 урын — Камилла Каюмова («Август-Лениногорск» ҖЧҖ, Лениногорск районы).
3 урын — Екатерина Перцева («Арыш Агро», Балык Бистәсе районы).
«Иң яхшы зоотехник»
1 урын — Николай Макеев («Август-Лениногорск» ҖЧҖ, Лениногорск районы).
2 урын — Ландыш Каюмова («Урал» АХҖК, Кукмара районы).
3 урын — Полина Ходакова («Красный Восток Агро» АҖ, Әлки районы).
«Терлекләр үрчетү буенча иң яхшы технолог»
1 урын — Исмәтулло Саматов («Кама беконы» ҖЧҖ, Минзәлә районы).
2 урын — Айрат Корбанов («Урал» АХҖК, Кукмара районы).
3 урын — Дмитрий Дмитриев («Азык-төлек программасы» АПК, Мамадыш районы).
«Машина белән сыер савуның иң яхшы операторы»
1 урын — Раиф Гарипов («Урал» АХҖК, Кукмара районы).
2 урын — Зөлфия Галиева (Тимирязев исемендәге хуҗалык, Балтач районы).
3 урын — Мария Исрафилова («Урал» ҖЧҖ, Кукмара районы).
«Азык-төлек җитештерүнең иң яхшы технологы»
1 урын — Лидия Артемьева («Таткрахмалпатока» АҖ, Югары Ослан районы).
2 урын — Ильяс Әхмәтҗанов (Казан сөт комбинаты, Казан).
3 урын — Наталья Тараканова («Яратель» кошчылык фабрикасы, Лаеш районы).

«Иң яхшы агроном»
1 урын — Айрат Сафиуллин («Август-Агро» ИК ҖЧҖ, Арча районы).
2 урын — Фирдүс Хәкимов («Татарстан» АХП ҖЧҖ, Балтач районы).
3 урын — Иван Софонов («Идел-Селект» ҖЧҖ, Аксубай районы).
«Иң яхшы бухгалтер-икътисадчы»
1 урын — Фәнзилә Искәндәрова («Умырзая» ПССПК, Саба районы).
2 урын — Данияр Нуруллин («Майский» ТК ҖЧҖ, Зеленодольск районы).
3 урын — Илсинә Хәйбуллина (В. И. Ленин исемендәге нәсел заводы, Әтнә районы).
«Иң яхшы инженер-механик»
1 урын — Ранил Мөхәммәтшин («Ак Барс» агрокомплексы» ҖЧҖ, Арча районы).
2 урын — Руслан Константинов («Активист» АХҖК, Балтач районы).
3 урын — Илназ Әхмәдиев («Татарстан» АХП ҖЧҖ, Балтач районы).

«Иң яхшы механизатор»
1 урын — Рәмис Шәрәфиев («Курса МТСы» ҖЧҖ, Арча районы).
2 урын — Фирдүс Галимҗанов («Татарстан» АХП ҖЧҖ, Балтач районы).
3 урын — Илшат Хәйруллин («Арбор» ҖЧҖ, Балтач районы).
Җиңүчеләр һәм призерлар дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде. Тантана бәйрәм концерты белән тәмамланды. Катнашучыларны Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов котлады.

Комментарийлар