16+

Спорт, тәмәке, алкоголь: Татарстан рейтингта кайсы урында?

Татарстан 2025 ел нәтиҗәләре буенча халыкның сәламәт яшәү рәвешенә омтылышы рейтингында 38нче урынны алган.

Татарстан 2025 ел нәтиҗәләре буенча халыкның сәламәт яшәү рәвешенә омтылышы рейтингында 38нче урынны алган.

Чуваш Республикасы белән бер үк нәтиҗә күрсәтеп, төбәгебез мөмкин булган 100 баллның 54,9ын туплаган.

Алдынгылар һәм артта сөйрәлүчеләр

Сәламәт яшәү рәвешенә омтылыш рейтингның беренче өч урынында Төньяк Кавказ республикалары. Дагыстан 88,9 балл туплап — беренче, Чечня 86,6 балл белән — икенче, Ингушетия 85,6 балл җыеп — өченче урында. Мәскәү — алтынчы, Санкт-Петербург җиденче баскычта урнашкан.

Иң түбән күрсәткечләр Забайкалье краенда (14,4 балл), Еврей автономияле өлкәсендә (20,2 балл) һәм Магадан өлкәсендә (24,1 балл) теркәлгән.

Сәламәт яшәүгә ни җитми?

«РИА Рейтинг» агентлыгы әзерләгән рейтинг тугыз күрсәткечкә нигезләнгән. Алар арасында физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнүчеләр өлеше, тәмәке продукциясе сатылу күләме, алкоголь куллану дәрәҗәсе, беренче тапкыр ачыкланган алкоголизм һәм наркомания очраклары бар. Шулай ук исерек килеш кылынган җинаятьләр саны һәм зарарлы, куркыныч хезмәт шартларында эшләүчеләр өлеше дә исәпкә алынган.

Ачыкланганча, Россиядә халыкның 63,8 проценты физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнә. Бу күрсәткеч узган ел белән чагыштырганда 2,5 процентка арткан. Спорт белән шөгыльләнүчеләр саны буенча Пенза өлкәсе (74,3 процент), Кырым Республикасы һәм Сахалин өлкәсе (71,4 процент) алдынгы урыннарда.

2025 елда Россиядә бер балигъ булган кешегә уртача 1404 тәмәке туры килгән. Алкоголь куллану күләме исә бер кешегә елына 9,9 литр тәшкил иткән.

зож. фото ти

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading