Кыш бабай махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә бүләкләр таратты
Скопировать ссылку
Кыш бабай махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә бүләкләр таратты
Татарстанда Яңа елны каршы алу һәм ял көннәрендәге чыршы бәйрәмнәрендә 1 миллионнан артык кеше катнашкан. Күп кенә чаралар 2026 ел – Татарстанда Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы шигарендә барган.
“Шәһри Казан” газетасы хәбәрчесе соравына җавап биреп, Ләйлә Фазлыева:”Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов матур гадәт буенча, балаларның чыршыга беркеткән “теләк хатларын” ала һәм теләкләрен үти. Татарстан Рәисе федераль чыршыдагы “теләк хатларын” да алды һәм андагы теләкләрне дә үтәде”, – диде. “Теләкләр чыршысы Казан мэриясенә дә куела. Шәһәр җитәкчелеге, шулай ук бизнес вәкилләре чыршыдагы хатларны алып, балаларның теләкләрен үтәде”, – диде Азат Абзалов. “ Яңа ел чыршысына балаларның теләкләрен беркетү Казанда гына түгел, республиканың башка шәһәрләрендә һәм районнарында да оештырыла. Бу – матур гадәт, игелекле эш”, – диде Дамир Натфуллин.
Чыршыдамы гаеп?!.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Максим Трущин сөйләгәнчә, республикада Яңа ел бәйрәмнәре көннәрендә 116 янгын чыккан, 5 кешенең гомере өзелгән, 9 кеше төрле дәрәҗәдә тән пешүләре алган.
Комментарийлар