16+

Яңа елдан кемнәрнең пенсиясе артачак?

2027 елның 1 гыйнварыннан Россиядә пенсионерларның берничә категориясе өчен түләүләр артачак.

Яңа елдан кемнәрнең пенсиясе артачак?

2027 елның 1 гыйнварыннан Россиядә пенсионерларның берничә категориясе өчен түләүләр артачак.

Өстәмә акча аз керемле өлкән яшьтәге кешеләргә, 80 яшькә җитүчеләргә, I төркем инвалидларга, шулай ук хезмәткә сәләтсез туганнарын тәрбияләүчеләргә каралган. Бу хакта «Известия» яза. 

Яңа елдан пенсиягә өстәмә түләүләрнең күләме артачак. Федерация Советының Икътисадый сәясәт комитеты әгъзасы Александр Волошин белдергәнчә, үзгәрешләр пенсионерларның берничә категориясенә кагылачак.

Иң элек, кереме төбәктә билгеләнгән яшәү минимумыннан түбән булган эшләмәүче пенсионерлар өстәмә акча алачак. Бу очракта пенсия һәм башка социаль түләүләрнең гомуми суммасы яшәү минимумына җиткереләчәк. Мәсәлән, 2027 елда Свердловск өлкәсендә пенсионерның яшәү минимумы 17 222 сум, ә Мәскәү өлкәсендә 18 301 сум тәшкил итәчәк.

80 яшьтән узганнарга — 20,5 мең сумнан артык

80 яшькә җиткән пенсионерлар өчен теркәлгән түләү 9 584 сум 69 тиенгә артачак. Моннан тыш, тәрбиягә бәйле өстәмә түләү дә каралган — 1 413 сум 86 тиен. Нәтиҗәдә, өстәмә түләүләрне исәпкә алып, теркәлгән түләүнең гомуми күләме 20 583 сум 24 тиенгә җитәчәк.

Мондый ук тәртип I төркем инвалидларга да кагыла. Яңадан исәпләү автомат рәвештә башкарылачак, ягъни моның өчен аерым гариза язу таләп ителми.

Һәр хезмәткә сәләтсез туган өчен — 3 194 сум

Әгәр пенсионер үзенең хезмәткә сәләтсез туганнарын тәэмин итә икән, аңа һәр иждивенец өчен өстәмә 3 194 сум 90 тиен түләнергә мөмкин. Әмма өстәмә түләү өч кешедән артык туган өчен каралмаган. Димәк, өч иждивенец булган очракта өстәмә акча 9 584 сум 69 тиенгә кадәр җитәчәк.

Бала туган очракта яңадан исәпләү автомат рәвештә үткәрелә. Башка очракларда Россия Социаль фондына мөрәҗәгать итәргә кирәк булачак.

пенсия. фото ти

Авылда эшләгән пенсионерларга да өстәмә бар

Авыл җирендә яшәүче, авыл хуҗалыгында кимендә 30 ел хезмәт стажы булган һәм эшләмәүче пенсионерлар өчен дә өстәмә түләүләр каралган. Аларның күләме пенсия төренә бәйле рәвештә 1 198 сум 9 тиеннән 2 396 сум 17 тиенгә кадәр тәшкил итәчәк.

Эштән китүчеләрнең пенсиясе яңадан исәпләнә

2026 елның декабрендә хезмәт эшчәнлеген туктаткан пенсионерлар өчен дә мөһим үзгәреш көтелә. 2027 елның гыйнварыннан аларның пенсияләре 2016–2024 елларда үткәрелгән индексацияләрне исәпкә алып, тулы күләмдә түләнә башлаячак.

Өстәмә түләүнең төгәл күләме һәр кешегә аерым исәпләнә. Яңадан исәпләү өчен гариза бирү кирәк түгел.

  • Шунысын да истә тотарга кирәк: түләүләрнең артуы барлык пенсионерларга бер үк күләмдә кагылмый. Өстәмә акчаның суммасы кешенең яшәү төбәгенә, социаль статусына, пенсия төренә һәм гаилә хәленә бәйле булачак.

пенсия. фото ти

Шул ук темага: 2027 елда пенсияләр артачак: уртача күләме 30 мең сумга якынлашыр дип көтелә

Пенсиягә чыгарга ашыкмагыз: башта хезмәт стажыгызны тикшерегез!

Тормыш пенсиягә чыккач башлана

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading