16+

Яңа төр гаскәрләргә контракт буенча хезмәт итүчеләрне җыялар

Татарстанда пилотсыз очкычлар системасы буенча гаскәрләрнең яңа төренә контракт буенча хезмәт итүчеләрне җыю башланды.

Яңа төр гаскәрләргә контракт буенча хезмәт итүчеләрне җыялар

Татарстанда пилотсыз очкычлар системасы буенча гаскәрләрнең яңа төренә контракт буенча хезмәт итүчеләрне җыю башланды.

Бу хакта матбугат очрашуында Казанда контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты башлыгы Андрей Козлов сөйләде.

Сайлау пункты пилотсыз системаларның барлык төрләрен - һава, су һәм җир өсте системаларын кулланачак яңа гаскәрләр формалаштыру буенча бурычларны үтәүне дәвам итә. Пилотсыз очкычлар гаскәрләренә хезмәт итәргә 18 яшьтән алып 45 яшькә кадәр ир-атларны чакыралар. Россия Оборона министрлыгы бу гаскәрләрдә хәрбиләр өчен контракт шартларын киңәйтте, шул исәптән хәрбиләр уку үзәкләрендә яки пилотсыз очкычлар җитештерүче заводларда ике айга кадәр әзерлек этабын узарга тиеш. Хәрбиләр оборона министрлыгы белән бер елга контракт төзиләр. Контракт вакыты тәмамлангач, эшне дәвам итәргә теләмәсәләр, хәрби хезмәттән азат ителәләр. Моннан тыш хәрби хезмәткәрләр башка бүлекчәләргә күчерү мөмкинлеге булмаган пилотсыз системалар гаскәрләрендә генә хезмәт итәчәк. Пилотсыз очкычлар гаскәрләренә  авиацион һәм техник белемнәре булган ирләр, хәрби белем бирү оешмаларын тәмамлаучылар һәм чакырылыштагы хезмәтне үткән егетләр беренче чиратта алына. “Сан артыннан кумыйбыз, сыйфатка игътибар итәбез”, - диде Казанда контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты башлыгы Андрей Козлов.

Шулай ук пилотсыз очкычлар гаскәрләрендә дошманның хәрби техникасын юк итү өчен өстәмә түләү дә каралган. Аның хакы - 500 меңгә кадәр җитә ди сайлап алу пункты башлыгы.

Хәрби хезмәт турында тулырак мәгълүматны һәр районның хәрби комиссариатында алып була.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading