16+

Яшь активистларга фатир өләшәләр

Татарстанда яшьләр сәясәте лидерлары өчен ташламалы шартларда торак алу конкурсына гаризалар кабул итү башланды.

Яшь активистларга фатир өләшәләр

Татарстанда яшьләр сәясәте лидерлары өчен ташламалы шартларда торак алу конкурсына гаризалар кабул итү башланды.

Һәр ел саен 49 яшь активист үз куышын булдыру бәхетенә ия була. Аспирант, җәмәгать активисты һәм күптән түгел әни булган Милена Ибраһимова шундыйларның берсе.

Аның сүзләренчә, яшьләр торак конкурсында катнашу турында ул ике ел элек үк уйлый башлаган, әмма ул вакытта бераз шүрләп калган.
«Киләсе ел эчендә тормышым бөтенләй үзгәрде: кияүгә чыктым, тиздән әти-әни булачагыбызны белдек. Узган ел гаризалар кабул итү башлангач, без ирем белән, һичшиксез, катнашырга булдык», – дип сөйләде Милена.

Ире белән икесе дә яшьләр хәрәкәтендә актив катнашучылар. Үзе аспирантурада белем ала, тормыш иптәше ординатурада укый.
Милена әйтүенчә, иң зур сынау документлар җыю түгел, ә соңгы биш елдагы казанышларны 20 битлек портфолиога сыйдыру булган.
«Актив тормышның биш елын егерме биткә генә сыйдыру мөмкин түгел кебек тоелды. Әмма барлык документларны әзерләп тапшырдык һәм нәтиҗәләрне көтә башладык», – дип искә алды ул.

Җиңүчеләр исемлегендә үз фамилиясен күрү яшь гаилә өчен зур шатлык булган. Узган елның 15 октябрендә, инде сабый көткән вакытта, Милена конкурсның әңгәмә этабын узу өчен Яшьләр министрлыгына килгән.

«Комиссия һәр документны җентекләп өйрәнде. Әмма иң мөһиме – аларның һәр катнашучыга ярдәм итәргә теләве сизелә иде», – диде ул.
Декабрьдә яшь гаилә Дәүләт торак фонды исәбенә куела, ә март аенда фатир отулары турында хәбәр ала. Бу шатлыклы яңалык Миленаны перинаталь үзәктә – инде яшь әни булгач килеп ирешә. Якындагы көннәрдә алар фатир ачкычларын алырга әзерләнә.

Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры урынбасары Руслан Семенов билгеләп үткәнчә, әлеге конкурс республикада яшьләргә ярдәм итүнең иң нәтиҗәле һәм уникаль механизмнарының берсе булып тора.

«Татарстан – яшьләр торак конкурсы эшләп килүче бердәнбер төбәк. Башка субъектларда мондый тәҗрибә юк. Ул талантлы яшьләрне республикада калдыру, аларны үстерү һәм аларны кызыксындыру өчен мөһим стимул булып тора», – диде ул.

Конкурс 2012 елда Татарстан Студентлар лигасы инициативасы һәм республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән башланган. Беренче елда җиңүчеләргә 10 фатир тапшырылган булса, соңгы 13 елда ел саен 49 җиңүче билгеләнә. Программа гамәлдә булган чорда инде 538 яшь активист үзләренең торак шартларын яхшырткан.

Узган ел конкурска 300гә якын гариза килгән. Быел исә оештыручылар тагын да күбрәк яшьләр катнашыр дип өметләнә.
«Бу конкурс – торак мәсьәләсен хәл итү генә түгел. Ул яшьләргә республикада калырга, үзләрен җәмгыятьтә күрсәтергә һәм Татарстан файдасына хезмәт итәргә өстәмә этәргеч бирә», – дип ассызыклады министр урынбасары.

Татарстан Студентлар лигасы президенты Шамил Якупов сүзләренчә, конкурста 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге студентлар, аспирантлар, яшь галимнәр, укытучылар, дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр, яшьләр сәясәте учреждениеләре хезмәткәрләре, шулай ук актив җәмәгать эшчәнлеге алып баручы яшьләр катнаша ала.

Катнашучы Татарстанда теркәлгән булырга, республикада эшләргә, гаилә әгъзасына туры килгән торак мәйданы 18 квадрат метрдан ким булырга, фатир бәясенең кимендә 10 проценты күләмендә беренчел кертем кертә алу мөмкинлегенә һәм даими керемгә ия булырга тиеш.
«Документлар пакеты зур түгел, аны гадәттә 2–3 атнада җыеп була. Гаризалар электрон форматта кабул ителә, ә һәр катнашучыга безнең белгечләр көн саен консультация бирә», – дип аңлатты ул.

Гаризага документлар белән беррәттән соңгы биш елдагы уңышларны чагылдырган 20 биткә кадәр портфолио да өстәлә. Ел саен якынча 300 гариза бирүченең 60ы финалга үтә, ә экспертлар советы рейтинг нигезендә 49 җиңүчене билгели.

Татарстан Дәүләт торак фондының матбугат хезмәте җитәкчесе Гөлзада Кычакова республикадагы социаль ипотека мөмкинлекләре турында сөйләде. Аның әйтүенчә, 2020 елдан гамәлгә ашырылучы яшь гаиләләр өчен социаль ипотека программасы буенча инде 3248 яшь гаилә фатирлы булган.

«Беренчел кертем – нибары 10 процент. Фатирлар ремонт белән тапшырыла, ә квадрат метр бәясе базардагыдан күпкә түбәнрәк. Моннан тыш, бала туган очракта һәр бала өчен 200 мең сум күләмендә субсидия каралган», – дип билгеләде ул.

Быел Дәүләт торак фонды республикада 108 йорт төзергә планлаштыра. Бу 3123 татарстан гаиләсен яңа фатир белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading