16+

Җир урынына акча: күп балалы гаиләләргә сайлау хокукы бирелә

Казанда һәм Чаллыда шәхси торак төзелеше өчен җир ресурслары чикләнгән. Шуңа күп балалы гаиләләргә кишәрлек урынына акча алу мөмкинлеге тудырылачак.

Казанда һәм Чаллыда шәхси торак төзелеше өчен җир ресурслары чикләнгән. Шуңа күп балалы гаиләләргә кишәрлек урынына акча алу мөмкинлеге тудырылачак.

Өч һәм аннан да күбрәк баласы булган Казан һәм Чаллы халкы үзләренә тиешле җир кишәрлеге урынына акчалата түләү алу хокукына ия булачак. Белгечләр сүзләренчә, еллар буе җиргә чиратын көткән шәһәрлеләр өчен сайлау мөмкинлеге бирелүе үзе үк яхшы. 

Белүебезчә, 2011 елда Россиядә күп балалы гаиләләргә бушлай җир кишәрлекләре бирү буенча дәүләт программасы эшли башлады. Әмма программа башлангыч этапта ук кыенлыклар белән очрашты. Беренчедән, зур шәһәрләр белән янәшә буш җирләр табу җиңелләрдән түгел. Икенчедән, күп балалы шәһәрлеләргә өләшеп өлгерелгән участоклар да чиста кырда урнашкан – аларда электр да, газ да, су да, юллар да юк. Ә үз көчең белән инфраструктура булдыру гаять катлаулы һәм матди яктан бик чыгымлы эш. Нәтиҗәдә, кыр уртасында йортлар торгызырга батырчылык итүчеләр бармак белән генә санарлык. 
Шуңа да карамастан, күп балалылар үзләренә тиешле дәүләт бүләгеннән баш тартмыйлар. ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы мәгълүматлары буенча, программасы эшли башлаганнан бирле Татарстанда җир алуга 72 меңнән артык гаилә гариза биргән. Агымдагы елның август аена 53 меңнән артык күп балалы гаилә участок алган. Калганнары чиратта тора.

Казанда, шәһәр Башкарма комитеты мәгълүматлары буенча, җир кишәрлеге тиешлеләр исемлегендә хәзер 18 151 гаилә бар. Шуларның 9 674е Биектау һәм Лаеш районнарында, Константиновка һәм Олы Дәрвишләр бистәсендә җир кишәрлекләрен сайлаган инде. Калган 8 477 гаиләнең нибары 3 429ы якындагы елларда җирле була алачак.

-    Казанда шәхси торак төзелеше өчен җир ресурслары чикләнгән. Шуңа күрә күп балалы гаиләләргә бушлай кишәрлекләр бирү мәсьәләсе даими рәвештә федераль,  төбәк хакимият органнары белән эшләү юлы белән хәл ителә. Кытлык Татарстан Республикасының якын-тирә районнарындагы территорияләр хисабына каплана. ТР Җир кодексы нигезендә, Казан территориясендә даими яшәүче гражданнарга җир кишәрлекләре Югары Ослан, Биектау, Яшел Үзән, Лаеш һәм Питрәч муниципаль районнары чикләрендә бирелергә мөмкин. Бүгенгә 5048 кишәрлек таләп ителә – бу якынча 1515 га, - диләр Казан Башкарма комитетында.

Чаллыда вазгыять Казандагы кебек үк кискен түгел, әмма анда да җиргә чират озынлыгы меңнәр белән исәпләнә. Чаллы гаиләләренә җир кишәрлекләрен тугыз районда – Тукай, Әгерҗе, Актаныш, Алабуга, Зәй, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим һәм Сарман районнарында бирәләр. Казандагы кебек үк, Чаллының ишле гаиләләренә тиешле инфраструктурасы булмаган участоклар тәкъдим ителә. Моннан канәгать булмыйча, күпләр алардан баш тарта. Нәтиҗәдә, чират алга бармый.

Зур шәһәрләрдә җир урынына акча алу мөмкинлеге бирү турында сөйләшүләр шактыйдан бара. Хәзерге вакытта җир урынына акчалата түләү алу Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе, Приморье крае, Иркутск, Төмән, Калининград, Калуга, шулай ук Амур өлкәләре һәм Марий Эл Республикасында яшәүче ишле гаиләләргә бирелгән. Тиздән бу рәткә Татарстан да кушылачак. 

-    Әлеге чара республика канунының нигезләмәләрен үтәп, күп балалы гаиләләргә ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән һәм гражданнарга торак мәсьәләләрен хәл итүдә өстәмә мөмкинлек бирә.  Акчалата түләү сайлаучылар әлеге матди чараны файдалануның өстенлекле ысулларын – аны торак шартларын яхшыртуга тотаргамы, ипотека кредитын түләргәме, әллә башка максатларга файдаланыргамы икәнен мөстәкыйльрәвештә сайлый алачак, - ди “Әтиләр берлеге” рәисе Гадел Заһретдинов.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading