16+

Җитәкчеләргә карата 51 җинаять эше кузгатылган

28 апрель – Бөтендөнья хезмәт иминлеген саклау көне.

Җитәкчеләргә карата 51 җинаять эше кузгатылган

28 апрель – Бөтендөнья хезмәт иминлеген саклау көне.

Халыкара хезмәтне оештыру оешмасы 2003 елда 28 апрельне Бөтендөнья хезмәт иминлеген саклау көне, дип игълан итә. Тематик чараны 1989 елда беренче мәртәбә АКШ һәм Канада профсоюзлары белән хезмәткәрләре үткәргән.

Баштагы елларда ул “хәтер көне” сыйфатында оештырылса, хәзер бәйрәм көне санала. Быелгы дата кысаларындагы чаралар “Уңайлы психосоциаль эш мохите: хезмәткәрләрнең үсешенә һәм көчле оешмага әверелүгә юл” шигаре астында уза.

Сан артында – язмышлар

– Хезмәт иминлеге – мөһим мәсьәлә. Татарстанда ел башыннан эш урыннарында 27 кешенең гомере өзелде, 36 кеше каты имгәнүләр алды. Фаҗигале очракларның 20 проценты төзелеш тармагына туры килә. Үлү һәм имгәнүләрнең 56 проценты югарыдан егылып төшүләргә бәйле. Транспорт тармагында да эш урынындагы һәлакәтләр шактый, – диде Татарстанның хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында уздырылган матбугат конференциясендә.

Кеше тимер түгел

Министр Зарипова искәрткәнчә, эш урыннарындагы фаҗигаләр, кайчак, кешенең битарафлыгыннан да килеп чыга. Төзелеп бетмәгән йортның яки корылманың ачык катлары койма белән чикләнергә, биеклектә эшләүче кеше иминлек бауларын эләктерергә тиеш. Кеше кош яки тимер машина түгел, биеклектән егылсаң, исән калу икеле.

– Үзеңә-үзең бик ышанучан һәм кагыйдәләргә битараф булырга ярамый. Башка киелгән касканы каптыру зарур, элеп кую гына файдасыз. Станок тирәсе, агач чималларын кисү территориясе кирәкмәс кораллардан чистартылган булсын. Эш вакытында чит кешеләр якын китерелмәсен. Әнә, бер кеше агач кисү урынына килеп, лом бәрүдән үлде, – диде Эльмира Зарипова.

Җинаять эше дә кузгатыла

Предприятиеләрдә һәм оешмаларда хезмәт турындагы кануннарның үтәлешен ачыклау максатында, быел 82 тикшерү булган инде. Эшче һәм хезмәткәрләрнең хокуклары бозылуның 1 273 очрагы ачыкланган, эш бирүчеләргә карата 51 җинаять эше кузгатылган.

– Татарстанда БДБ илләреннән, шулай ук ерак чит илләрдән 50 меңнән артык кеше вакытлы эшләр башкара. Россия гражданнары кебек үк алар да канун нигезендәге хокукларга ия. Тикшерүләр барышында 4 мең эшченең хезмәт хокуклары торгызылды. Эшкә “гражданлык килешүе” белән түгел, ә “хезмәт килешүе” төзеп урнашу әһәмиятле. Киләчәктәге пенсия турында да уйлау сорала. Хатын-кыз “гражданлык килешүе” буенча гына эшләсә, ул декрет акчасын ала алмый. Хезмәт турындагы кануннарның бозылуы турында хәбәр итәргә кирәк. Министрлык сайтына хезмәт иминлеге турында мәгълүмат урнаштырылган, – диде Эльмира Зарипова.

 Хезмәт иминлеген саклау темасына предприятиеләрдә һәм мәктәпләрдә чаралар үткәреләчәк.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading