16+

Кәгазьсез пенсия: Татарстанда электрон таныклыкны ничек алырга һәм ул нәрсә бирә?

Еллар агышы яңа шартлар алып килә.

Кәгазьсез пенсия: Татарстанда электрон таныклыкны ничек алырга һәм ул нәрсә бирә?

Еллар агышы яңа шартлар алып килә.

Әле кайчан гына чират торып документлар тапшырсак, хәзер инде электрон чират белән генә үз вакытында килеп йомышыңны үтәп китү, алай гына түгел, өйдән дә чыкмыйча документлар тапшыру мөмкинлеге барлыкка килде. Менә тагын бер шәп яңалык. Монысы инде пенсия мәсьәләсенә кагыла. Электрон пенсия таныклыгы барлыкка килде.

Электрон пенсия таныклыгы – традицион пластик таныклыкның, белешмә яки пенсия кенәгәсенең заманча цифрлы аналогы. Яңа форматта эшли башлау лаеклы ялга чыгучыларга пенсия  билгеләгәндә “кәгазь боткасы”ннан тыш кына электрон рәвештә билгеләү мөмкинлеге бирәчәк. Электрон таныклыкта фамилия, исем, әтисенең исеме, шәхси исәп номеры, пенсия төре, аның билгеләнү срогы һәм фотографиясе күрсәтелә. Барлык мәгълүматлар Россия социаль фондының мәгълүмат системасында саклана.

Документны "Дәүләт хезмәте" порталында һәм мобиль кушымта аша  шәхси кабинеттан алырга мөмкин. Кулланучыларга уңайлы булсын өчен таныклыкка социаль фонд мәгълүматлары нигезендә уникаль куар-код куелган. Әлеге куар-код мәгълүматның дөреслеген тиз арада расларга мөмкинлек бирә. Һәр куар-код уникаль һәм ул ялганнан сакланган, бу исә шәхси мәгълүматларның өстәмә куркынычсызлыгын тәэмин итә. Куар-кодның гамәлдә булу вакыты чикләнгән, шуңа күрә аны вакыт-вакыт яңартырга кирәк.

Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлек идарәчесе Эдуард Вафин сүзләренчә, цифрлы форматны кертү халыкка дәүләт структуралары белән үзара хезмәттәшлек итү өчен уңайлы һәм куркынычсыз булачак. “Электрон пенсия таныклыгы – кәгазь документны алыштыру гына түгел, ә сервисның яңа дәрәҗәсе. Ул гражданнарга һәрвакыт үз статусын раслау мөмкинлеге бирә һәм хезмәт күрсәтүләр, социаль ярдәмнәр алуны  гадиләштерә. Цифрлы формат мәгълүматны ышанычлы яклый һәм кулланучылар өчен уңайлы булачак, ” – ди Эдуард Вафин.

Электрон пенсия таныклыгын кертү дәүләт хезмәтләреннән файдалануны гадиләштерә, анда бөтен нәрсә күренеп торачак һәм кәгазьдән башка гына документлар әйләнешен үстерүгә юнәлдерелгән. MAX цифрлы idта бу мөмкинлек тормышка ашырылган һәм таныклык турындагы мәгълүматлар һәрвакыт күзалдында булачак.

Социаль ярдәм, түләү һәм хезмәт күрсәтүләр турында Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге сайтында һәм социаль челтәрләрдәге рәсми аккаунтларда бәян ителгән. Сораулар туган очракта, Социаль фондның бердәм контакт-үзәк операторларына тәүлек әйләнәсе  8 800 100 0001 номеры аша бушлай мөрәҗәгать итәргә була.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading