16+

Кануннарны бозсаң, үз илеңә кайтарып җибәреләсең

Республикада 100 меңгә якын чит ил гражданы яши.

Кануннарны бозсаң, үз илеңә кайтарып җибәреләсең

Республикада 100 меңгә якын чит ил гражданы яши.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Миграция мәсьәләләре идарәсе җитәкчесе урынбасары Антон Губачев “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә республикада чит ил гражданнарына кагылышлы эшчәнлек белән таныштырды.

Узган ел республикага 426 629 чит ил гражданы килгән. Болар: туристлар, эшкә урнашучылар һәм укырга килүчеләр.

– Үзбәкстаннан, Таҗикстаннан килүчеләр күп. Соңгы вакытта Төрекмәнстаннан килүчеләр агымы көчәйде. Узган ел 166 чит ил гражданы һәм инде Россия гражданлыгы алган 42 чит ил кешесе Россия Армиясендә контракт буенча хезмәткә язылды. Быел янә 24 чит ил гражданы һәм Россия гражданлыгы алган 2 кеше контракт төзеде. Хәрби хезмәт узганнан соң чит ил кешеләренә Россия гражданлыгы бирелә. Республикада яшәүче чит ил гражданнары  белән эшчәнлектә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясе рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның, милли-мәдәни автономияләрнең ярдәме зур, – диде Антон Губачев.

Чит ил гражданнары катнашындагы 660 җинаять эше каралган узган ел. Кайсы да булса илнең гражданнарын “кануннарны аеруча еш бозучылар” дип бәяләү урынлы түгел икән. Антон Губачев аңлатканча, Татарстанда, мәсәлән, үзбәкләр күп, шунлыктан, аларга кагылышлы күрсәткеч тә зуррак килеп чыга.

Россиядә теркәлү һәм хезмәт килешүен бозган 4 146 чит ил гражданын административ рәвештә үз илләренә кайтарып җибәрү турында суд карары чыгарылган. Чит илләрнең 5 370 гражданына Россиягә керү тыелган. Аларның, шулай ук теркәлеп яшәү таләпләрен бозган кешеләрнең исемнәре “күзәтчелектә тотылучылар” реестрына тупланган.

–Россия территориясендә рөхсәтсез, ягъни, теркәлеп яшәү таләпләрен үтәмичә яшәүче чит ил гражданнары банк хезмәтләреннән файдалана, эшкә урнаша алмый. Балаларын мәктәпкә яки балалар бакчасына урнаштыру  мөмкинлеге юк. Андыйларга SIM-карта сатылмый. Транспорт чарасын идарә итәргә хокук бирелми. Әгәр, чит ил гражданы теркәлеп яши икән, ул “Такси” хезмәтендә эшләргә теләсә, патент алырга тиеш. Кануннарны үтәп яшәүче чит ил гражданы ниндидер сәбәпләр аркасында “күзәтчелектә тотылучылар” реестрына эләккән икән, ул Миграция мәсьәләләре идарәсенә килеп, хәлне ачыкласын, – диде Антон Губачев.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading