Башкаланың «Тукай мәйданы» метро станциясендә сәүдә үзәге ягындагы вестибюльдә 17 яңа турникет урнаштырылды.
Илебездә ясалган әлеге акыллы аппаратларны Казан мэры Илсур Метшин да карады.
Акыллы аппаратлар
— Поездалар составын яңарту гына түгел, ә ясалма фәһем кулланылган яңа технологияләрне кертүне дә максат итеп куябыз. Станцияләрне акыллы турникетлар һәм түләүләр башкаруны заманча системалар белән җиһазландыру — ул уңайлылык мәсьәләсе дә, шул ук вакытта икътисади яктан файда һәм казанлыларның иминлеге дә, — дип фикерләре белән уртаклашты мэр Илсур Метшин.
Яңа турникетлар пассажирлар үткәрүчәнлекне 50 процентка арттыра, түләүләрне төрле алымнарда башкару мөмкинлеге бирә.
— «Тукай мәйданы» метро станциясендә пассажирлар агымы иң зурысы, биредә көн саен 25 меңнән артык кеше уза. Яңа турникетлар пассажирлар агымын күреп, ишекләрнең ачылу-ябылу вакытын көйли. Бу пик сәгатьләрендә аеруча мөһим, — дип таныштырды «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесе директоры Айдар Абдулхаков.
Турникет начар күрүче яки сукыр пассажирларга «дерелдәп» узып китәргә хәбәр сала.

Елмайдың — түләдең
Акыллы терминалларда биометрия буенча да түләү башкарып була. «Тукай мәйданы» метро станциясендәге 10 турникетта «Оплата улыбкой» сервисы эшләтеп җибәрелде. Терминал экранында «Оплата улыбкой» түләү алымын чыгарасың һәм экранга карыйсың. Банкларның мәгълүмат базасына алдан тапшырылган бит-кыяфәтең (биометрия) нигезендә, синнән түләү алына. Банк картасын терминал хисаплагычына куеп тору да кирәкми.
QR — код алымы
Казан метрополитенының 11 станциясендә дә юл йөрү өчен QR — код буенча түләү шартлары тудырылды. Пассажирлар чек кагәзенә «куар-код» төшерелгән бер мәртәбә кулланылышлы билет сатып ала. Билетны турникеттагы хисаплагыч өстенә куясың һәм метрога узасың.

Жетоннар бетәчәк
— Жетонның үзкыйммәте 100 сумнан артык. Шәһәребезгә күпсанлы туритсларның килүе бик яхшы, ләкин туристлар жетоннарны сувенир сыйфатында сатып алалар һәм үзләре белән алып китәләр. Жетонны 46 сумга сатып, 100 сумлык "болванка«ны югалтабыз булып чыга. Ел саен мондый югалтулар 6-7 миллион сумны тәшкил итә, — ди Айдар Абдулхаков.
Метрода жетоннар белән түләү алымы акрынлап бетереләчәк. Хәзер һәр станциядә жетон сатучы берәр аппарат калдырылган. 2026 елның 1 декабренә кадәр пассажирлар жетоннарны гадәти тәртиптә сатып ала. Аннан соң әлеге аппаратлар да QR — код бастырып чыгарып бирүгә көйләнеләчәк.
2027 елның 1 гыйнварыннан турникетлар жетоннарны кабул итмәячәк. Әгәр пассажирларда жетоннар калган булса, аларны вестибюльдәге кассаларда QR — код билетка алмаштырып булачак. Предприятие киләчәктә жетоннарны сувенир сыйфатында сата башларга планлаштыра.

Виртуаль билет
2027 елда Казан метрополитенында йөрү өчен Яндекс Gо «Транспорт» сервисында виртуаль билет сатып алып булачак. Мондый алым Казанның җир өсте җәмәгать транспортында быелның языннан башлап кулланыла инде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар