16+

Казан халкы ишегалды бәйрәмен оештыруга 1 миллион сумга кадәр акча алырга мөмкин

«Күрше» фестивалендә катнашуга гаризалар 24 майга кадәр кабул ителә.

Казан халкы ишегалды бәйрәмен оештыруга 1 миллион сумга кадәр акча алырга мөмкин

«Күрше» фестивалендә катнашуга гаризалар 24 майга кадәр кабул ителә.

Казанда «Күрше» халык фестиваленең җәйге чорында катнашуга гаризалар кабул итү башланды. Конкурста җиңүчеләр шәһәрнең яки республика районының иҗтимагый киңлекләрендә бәйрәмнәрен яисә чараларын оештыру өчен 1 млн сумга кадәр финанс ярдәм алачак.

Гаризалар 24 майга кадәр оештыручы сайтында кабул ителә. Быел катнашучылар «Күрше» төп конкурсы һәм «Мирас» махсус проекты буенча гариза бирә ала. Фестиваль вакыйгалары 22 июньдә башланачак, ә финал 13 сентябрьдә узачак, дип хәбәр итә шәһәр Мәдәният идарәсе.

Катнашуга муниципаль учреждениеләр, торак милекчеләре ширкәтләре, территориаль иҗтимагый үзидарәләр, идарәче оешмалар, шәхси эшмәкәрләр, үзмәшгульләр һәм коммерциячел булмаган оешмалар чакырыла. Җиңүчеләр бәйрәмнәрне бөтен Татарстан ишегалларында, паркларында, скверларында, бульварларында һәм яр буйларында үткәрә алачак.

Узган сезоннарда фестивальнең җиңүчеләре бөтен республика буенча 500дән артык вакыйга уздырган. Гаризаларны сайлап алу 25 майдан 7 июньгә кадәр узачак, ә җиңүчеләр исемлеге 8 июньдә игълан ителәчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading