16+

Казанда йортларга җылылыкны кайчан бирәләр?

Казанда 29 сентябрьдән йортларга җылылык җибәрүгә керешелде.

Казанда йортларга җылылыкны кайчан бирәләр?

Казанда 29 сентябрьдән йортларга җылылык җибәрүгә керешелде.

Татарстан башкаласында күп фатирлы 5562 йорт һәм 876 социаль бина үзәкләштерелгән җылылык челтәренә тоташкан.

– Контроль үткәрүче органнар җылыту чорына әзерлекне раслады. Бүгенгә 655 мәгариф һәм 110 сәламәтлек саклау учреждениеләренең барысы да әзер. Җылылык белән тәэмин итү объектларының, йортларның һәм социаль өлкә биналарының техник әзерлеге 1 сентябрьгә тәмамланган иде, – диде шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә.

Җитәкчеләре гаризасы буенча 17 мәгариф һәм 8 сәламәтлек саклау учреждениесенә җылылык 22 сентябрьдә үк бирелгән. Казан мэры Илсур Метшин күрсәтмәсе нигезендә 29 сентябрьдән барлык йортларга һәм биналарга җылылык җибәрүгә керешелде. Җылылык белән тәэмин итүне көйләп чыгу өчен 2-3 атна вакыт кирәк була.

Шәһәрдәге 163 котельный да әзерлеккә китерелгән. Күп фатирлы йортларга тоташкан җылылык челтәрләре тикшерү һәм карау узган. Җылылык энергиясен хисаплаучы приборлар урнаштырылмаган йортларда хезмәт күрсәткән өчен түләү нормативлар нигезендә башкарыла. Нормативлар нигезендәге түләү сентябрьдән башлап апрельгә кадәрге 8 айны колачлый.

Җылылык челтәрләре предприятиеләре җылыту чорына 33,3 чакрым җылылык һәм кайнар су үткәргечләрен төзекләндерде. 2023-2025 еллар дәвамында 109,9 чакрым үткәргечләр яңартылды. “Казэнерго” акционерлык җәмгыяте Олонецкий, Космонавтлар, Курчатов урамнарындагы котельныйларындагы искергән механизмнарны яңага алмаштырды. Казандагы 46 йорттагы җылылык челтәренә капиталь ремонт ясалды, җылылык бирүне тышкы һава температурасына карап көйләүче 10 механизм урнаштырылды, 22 диварны җылыту-ышыклау чаралары күрелде.

Куен дәфтәренә

Җылыту башлап җибәрелгәч фатирыгызда яки йортыгызда радиатордан су акса һәм башка ватылулар ачыкланса, үзегезнең идарәче компаниягезгә, ТСЖга хәбәр бирегез. Шулай ук “Открытая Казань” системасына 236-41-23 һәм колл-үзәккә 222-7-222 телефоннары буенча шалтыратырга мөмкин. “Открытая Казань” системасына “Пуск тепла” махсус баннеры куелган. Элемтә 8.00-20.00 сәгатьләрдә эшли. Төнлә хәбәрне робот яздырып алып кала.

Казанда күп фатирлы йортларда яшәүчеләр 223-19-21 һәм 223-19-23 телефоннары буенча шәһәрнең торак-коммуналь хуҗалык комитетына шалтырата ала.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading