16+

Казанда упкыннар хасил булгалый, әллә бездә дә җир тетрәү көчәяме?

Җир астындагы инженерлык челтәрләре 70 проценттан күбрәккә тузган

Казанда упкыннар хасил булгалый, әллә бездә дә җир тетрәү көчәяме?

Җир астындагы инженерлык челтәрләре 70 проценттан күбрәккә тузган

Башкалада быелның тугыз аенда су белән тәэмин итү һәм су бүлеп бирү челтәрләрендә 1024 авария килеп чыкты.

– Шәһәрнең җир асты инженерлык челтәрләре һәм корылмалары 70 проценттан күбрәккә тузган. 104 чакрым озынлыктагы авария хәлендәге тимер-бетон коллекторлар аеруча зур хәвеф тудырырга мөмкин. Аларның барысы да урамнарның хәрәкәт өлешенә урнашкан, – диде “Водоканал” муниципаль унитар предприятиесе директоры Рөстәм Абдулхаков “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә.

Мисал өчен, әле 21 сентябрьдә генә дә Дубравная урамындагы 43а йорт янәшәсендә канализация коллекторы өстендәге җир катламы убылып төште. 1988 елда төзелгән әлеге үткәргеч 100 процентка искергән. Бу “черек”коллектор күп фатирлы 250 йорттан, 120 шәхси торактан, 9 мәктәптән, 20 балалар бакчасыннан, шулай ук 48 административ бинадан юынтык сулар кабул итә. Дубравная урамында җир убылган урында коллектор өлешен төзекләндерүне ел ахырына тәмамлау ниятләнелә. Универсиада авылы янында да коллектор тишеген томалау эшләре бара. Биредә эшләрне 2026 елда тулысынча башкарып чыгу күздә тотыла.

– “Водоканал”ның төп һәм өстәмә программалары кысаларында, быел суүткәргечләр һәм корылмалар төзүгә, шулай ук төзекләндерүгә 1,98 миллиард сум бирелгән иде. Суүткәргечкә технологик тоташтыру эшләреннән кергән акчалар да төзекләндерүләргә файдаланылды. Ләкин, елына 2 миллиард сум гына бүлеп бирелгән очракта, төзекләндерүне башкарып чыгарга 25 ел кирәк булачак. Суүткәргечләр челтәре ел саен арта бара, – диде Рөстәм Абдулхаков.

Себер тракты 44а йортыннан “Карьер” су суырту станциясенә кадәрге өлештә суүткәргечне төзекләндерү тәмамлану алдында. Җиңү проспектындагы участокта да төзекләндерү ел ахырына башкарылып бетереләчәк. Станцияле Дәрвишләр (Станционные Дербышки) торак җирлегендә 1,2 чакрым суүткәргеч төзелде.

3 нче Төньяк коллекторын яңарту дәвам итә. “Континент” паркы янындагы урында коллекторны ремонтлау эшләре башкарылды. Фатыйх Әмирхан урамындагы 3 нче йорттан Чистай урамындагы 26/5 йортына кадәрге участокта полимер җиңсә монтажлауны ел ахырына тәмамлап чыгу ниятләнелә. Киләсе елда анда тирә-юньне тәртипкә китерүгә керешеләчәк. Яңа Әмәт коллекторының бер участогы микротоннель алымында төзекләндерелде, эшләр җир өслегеннән 10 метр аста башкарылды. Участокны ноябрь ахырына төзекләндереп бетереп тапшыру планлаштырыла. “Лукин” канализация-суырту станциясенә яңа модуль станция урнаштырылды. Чуйков урамындагы 65 нче йорттан башлап Адоратский урамына кадәрге арада, шулай ук Хибинский урамында коллекторны төзекләндерүгә керешелде.

– Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов башлангычында коммуналь инфраструктураны төзекләндерү буенча республика программасы гамәлгә ашырыла. Быел 2 чакрымнан артык су бүлеп бирү һәм 409 метр су белән тәэмин итү челтәре яңартылды. Республика программасына зур өметләр баглыйбыз, – диде Рөстәм Абдулхаков.

2026 елда Бертуган Касыймовлар урамындагы 82 нче йорттан башлап Җиңү проспектындагы 90 нчы йортка кадәр, Техник урамыннан башлап “ИСКОЖ” канализация-суырту станциясенә кадәр, Варганов урамыннан Техник урамына кадәр, 2 нче Азинская урамындагы 35 нче йорттан Җиңү проспектындагы 212 нче йортның 2 нче корпусына кадәрге участокларда коллекторларны ремонтлау планлаштырылган.

“Водоканал” муниципаль унитар предприятиесе 2 мең чакрымнан артык су белән тәэмин итү һәм 1,5 чакрымга якын су бүлеп бирү челтәрләренә хезмәт күрсәтә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading