16+

Винарис Ильегет — 34, ә Лилия Хәмитова 13 килограммга ябыккан

Винарис Ильегет белән Лилия Хәмитова ныклап ябыгу максатына ирешә башлаганнар.

Винарис Ильегет — 34, ә Лилия Хәмитова 13 килограммга ябыккан

Винарис Ильегет белән Лилия Хәмитова ныклап ябыгу максатына ирешә башлаганнар.

Винарис −34, Лилия 13 килограммга ябыккан, һәм алар әле бу күрсәткечләрдә генә тукталып калырга уйламый.

— Максатыгыз нинди? Гомумән, ничә килограммга ябыгырга телисез?

— Артык авырлыкның тискәре яклары күп бит: сулыш алырга да кыен, йөрәккә дә көч килә, шулай ук шикәр авыруы ягыннан да кыенлыклар бар. Мин инде 34 килограммга ябыктым, тагын бер ун кило ташласам, җитәр дип уйлыйм. Артык ябыгып китсәм, сөйкемле сөягемне югалтырмын, дим. 100 килограмм кем өчендер бик күп булырга мөмкин, ә минем өчен менә дигән авырлык.

— Ничек ябыгасыз соң?

— Һәркем үзе хәл итәргә тиеш, шуңа күрә бөтен кешегә дә киңәш итмим. Әмма без ябыгуның башка юлын — альтернатив ысулын сайладык. Ике ел ярым шушы юлда инде мин, алай тискәре тәэсирләре булганы юк. Бары тик алга гына барабыз.

— Бу эшкә кем кемне күбрәк этәрде?

— Мин беренче булып ябыга башладым. Соңрак бергәләп ябыгырга кирәк дигән карарга килдек. Хәзер азрак ашыйбыз, ә спорт исә — ул безнең көндәлек эшебез. Бер дә тик торганыбыз юк: эшлибез, тырышабыз. Иң рәхәте — ябыккач, яңа киемнәр алу. Матур итеп киенергә яратам инде мин, шуңа күрә һәрнәрсәдә бары тик яхшы якларны гына күрәм.

— Ничә килограмм булсагыз да, сездә үз-үзегездән оялу, читенсенү хисләре юктыр?

— Юк инде, андый уйлар белән читенсенеп утырганым юк. Мин үз аягымда нык басып торучы ир-ат. Хатын-кызлар ягыннан да беркайчан да зарланучылар булмады.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading