16+

Коену сезоны дәвам итә: нинди сулыкларда су керергә ярамый?

Татарстанда коену сезоны әле дәвам итә.

Коену сезоны дәвам итә: нинди сулыкларда су керергә ярамый?

Татарстанда коену сезоны әле дәвам итә.

Шуңа күрә белгечләр тагын бер кат искәртә: су коену өчен рәсми рөхсәт бирелгән комлыклар гына санитар-эпидемиологик яктан хәвефсез санала. Мондый бәяләмәне Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе бирә.

Хәзерге вакытта республикадагы 25 пляжның 19ы санитар-эпидемиологик яктан куркынычсыз булып тора. Алар арасында Казандагы «Комсомольский» һәм «ЗурАккош күле» пляжлары бар. Куркынычсыз дип табылган пляжларның тулы исемлеге Роспотребнадзорның рәсми сайтында һәм хәбәрләрендә урнаштырылган.

Белгечләр су объектларында даими лаборатор тикшеренүләр үткәрә. Быел инде якынча 700 су үрнәге анализланган. Тикшеренүләр нәтиҗәсендә микробиологик күрсәткечләр буенча стандартка туры килмәгән үрнәкләр – 6 процент, санитар-химик күрсәткечләр буенча 8 процент тәшкил итә.

Шул ук вакытта кайбер сулыкларда су коену сәламәтлек өчен җитди куркыныч тудыра. Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина түбәндәге сулыклардан ераграк торырга киңәш итә:
«Су коенырга ярамый» дигән аншлаг куелган сулыкларда суга керергә ярамый.

Әгәр сулыкта үрдәкләр, акчарлаклар һәм башка су кошлары күп булса, анда коенудан тыелырга кирәк. Алар суны церкарий личинкалары белән пычратырга мөмкин. Бу исә тире ялкынсынуы белән билгеле булган церкариоз, ягъни «коенучылар авыруы»на китерергә мөмкин.

Су «чәчәк аткан», ягъни суүсемнәр, ләм күп булган сулыклар да коену өчен яраксыз санала. Әгәр сулык янында терлек көтүлекләре яки авыл хуҗалыгы җирләре урнашкан булса, суның гельминтлар белән пычрану куркынычы арта. Коенганда йотылган су җитди паразитар авырулар китереп чыгарырга мөмкин.

Шулай ук сәнәгать предприятиеләре, терлекчелек фермалары яки зур автомобиль юллары янында урнашкан сулыкларда да су коенырга киңәш ителми. Яңгыр сулары белән төрле зарарлы матдәләр суга эләгергә мөмкин, бу исә кешеләрнең сәламәтлеге өчен куркыныч тудыра.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading