Татарстанда быел 12 кеше сулыкларда батып үлде инде, ә җәй башлана гына әле.
Республикада 1 июньнән 31 августка кадәр коену сезоны гамәлдә була.
Йөзәргә өйрән
– Бездә һәр кешенең йөзә белүе кирәк, чөнки Татарстан җирлегендә 36 мең сулык урнашкан. Болар: Куйбышев, Түбән Кама, Карабаш кебек зур сусаклагычлар, елгалар һәм күлләр, плотиналар һәм буалар. Ата-аналар балаларын йөзәргә өйрәтсен. Мәгариф, яшьләр, спорт министрлыклары белән берлектә җәйге лагерьларда балаларга йөзү күнегүләре биреләчәк, – диде Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсенең территориаль органы җитәкчесе урынбасары, Татарстанның кече күләмле көймәләр буенча баш дәүләт инспекторы Денис Мокеев “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә.
Татарстанда ел башыннан 12 кеше сулыкларда батып үлгән инде, 9 кешене коткарып калуга ирешелгән. Рәсми төстә ачылган пляжларда гына коену зарур, республикада барлыгы 48 пляж эшли. Рөхсәтсез урыннарда су коенган өчен штраф: 1 мең сумнан 1500 сумга кадәр.
Салкын су хәвефле
– Таныш булмаган урыннарда коену хәвефле, суга баштүбән сикермәгез. Авылларда елгаларда яки плотналарда су коену урыннарын җирле үзидарәләр оештырырга тиеш. Олылар башта су төбен тикшереп чыксын, шуннан соң гына балалар керсен, – диде Денис Мокеев.
Су температурасы олылар өчен +18 һәм +20 градуска, ә балаларга +25 градуска җиткәндә яхшы.
Салкын суда йөзү көзән җыеруга, йөрәк тибеше тукталуга китерергә мөмкин.
Казан пляжлары
Башкалада бу җәйдә “Локомотив”, “Түбән Елга аръягы”, “Глубокое күле”, “Зур Аккош күле”, “Кече Аккош күле”, “Изумрудное күле”, “Күҗәмәт”, “Комсомол”, “Җиңү паркы”, “Зур Зәңгәр күл” пляжлары тәкъдим ителә. Мәсәлән, “Җиңү паркы” пляжы су буенда ял итү өчен генә, анда коенырга ярамый.
Ватык көймәдә йөрмә
Татарстанда кече күләмле көймәләрнең 40 станциясе бар.
– Көймәләрне куллануда 67 кагыйдә бозу очрагы теркәлде. Көймәләр төзек булсын, коткару жилетын кию таләп ителә, аның каптыргычлары каптырылсын. Төнлә көймәдә йөрү ярамый, – дип кисәтте Денис Мокеев.
Коткару жилеты булмаса штраф: 100 сумнан 500 сумга кадәр.
МЧС киңәшләре:
– Төнлә, шулай ук яшенле яңгыр вакытында су коенмагыз,
– Елгаларда ялгыз гына су коенмагыз,
– Тирләгән хәлдә суга кинәт кермәгез, тәнгә су сибегез,
– Исерек килеш суга керү һәм йөзү бик хәвефле – йөрәк тибеше туктарга мөмкин,
– Еракка йөзеп кермәгез, көймәләр станцияләрендә су коенмагыз,
– Сабыйларны бер мизгелгә дә игътибарсыз калдырмагыз,
– Көймәләрдә суднолар йөреше юлларында яки күпер асларында туктамагыз,
– “Коенырга ярамый!” дигән кисәтүне үтәгез, чөнки сәламәтлегегезне куркыныч астына куясыз.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар