16+

Космос атнасының тарихи эчтәлеге галәм кебек чиксез

Россиядә 6-12 апрельләрдә ил тарихында тәүге мәртәбә Космос атналыгы оештырылды. Ул кешенең галәмгә беренче тапкыр очуына 65 ел тулуга багышланды.

Космос атнасының тарихи эчтәлеге галәм кебек чиксез

Россиядә 6-12 апрельләрдә ил тарихында тәүге мәртәбә Космос атналыгы оештырылды. Ул кешенең галәмгә беренче тапкыр очуына 65 ел тулуга багышланды.

Космос атналыгы үткәрү турындагы Указга Россия Президенты Владимир Путин имза куйды. Мәктәпләрдә, предприятиеләрдә илебез космонавтикасы темасына чаралар үткәрелә. Белка белән Стрелка кушаматлы этләр дә “космонавтлар” безнең. Галәм турында хыялланган малай һәм аның эте Белка турында сөйләгән “Моя собака – космонавт” фильмы бүгенге замандагы балаларның да күңелендә космонавт булу теләге уятыр, мөгаен.

11 апрельдә “Йолдызларга старт” спорт флешмобы үткәрелә. Россиянең 12 төбәгендәге спорт чараларының темасы космос чорының тарихи саннарын чагылдыра. Болар: космоска очуга 65 ел, космоста 108 минут, “Восток 1” корабының тизлеге – сәгатенә 28 000 чакрым.
Космос атнасының төп бәйрәмен 12 апрель – Космонавтика көне тәшкил итә. Бу көнне Дәүләт Кремль сараенда тантаналы концерт куела, ракета-космос тармагы хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырыла.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading