Быел май аенда Дәрвишләр бистәсе станциясендә туктап торган поезд түбәсенә менгән 15 яшьлек егетнең тәне электр тогы сугу нәтиҗәсендә пеште. Аны хастаханәгә алып киттеләр, әмма табиблар гомерен саклап кала алмады. Поезд туктап торган булса да, контакт челтәрендәге көчәнешнең 27 мең вольтка җитүен һәркем истә тотарга тиеш.
Моннан берничә ел элек ике кыз туктап торган йөк поездының цистерналары арасыннан чыгарга уйлый. Шунда аларның берсен электр тогы суга, тәненең 70 проценты пешә. Иптәше вакытында ашыгыч ярдәм чакырту аркасында гына кыз исән кала.
Быел вагон артына тотынып барган 11 балигъ булмаган бала тоткарланды. Алар арасында шулай барганда видеога төшерүчеләр дә бар. Яшүсмерләр ике-өч станция үтә. Мондый хәлләрне күрүчеләр безгә хәбәр итә.
Моннан дүрт ай элек вагонга тотынып барган 16 яшьлек үсмер Атлашкино станциясендә электр тогы сугу нәтиҗәсендә һәлак булды. Мондый очракларда балаларның ата-аналарын бүлеккә чакыртып, административ хокук бозу турында беркетмә төзибез.
Моннан ике ел элек, апрель аенда, тимер юл кырыеннан колакчыннар киеп, музыка тыңлап барган үсмер малайны поезд бәрдерә. Аның аягы җәрәхәтләнә, һәм балага җиде ай буе Елизаров аппараты белән йөрергә туры килә.
Реле шкафын яндырырга кушалар
— Соңгы елларда интернет һәм телефон аша балаларны алдаучылар да очрый. Алар теләсә кемне ышандыру җаен таба. Бигрәк тә балалар ялгыш адымга барырга мөмкин.
— Әйе, андый хәлләр белән очрашырга туры килә. Баланың телефонына күп акча вәгъдә иткән эш тәкъдиме белән хәбәр җибәрәләр. Ул ризалаша, ә аңа тимер юл буенда урнашкан реле шкафын яндырырга кушалар. Мондый җайланмалар поездлар хәрәкәтен оештыруда һәм сигнализация системаларында мөһим роль уйный. Аларга зыян килү хәрәкәт куркынычсызлыгына җитди куркыныч тудыра.
— Сер түгел, ата-аналарына үпкәләп, өйләреннән чыгып киткән балалар да була. Андыйлар белән ничек эшлисез?
— Өйләреннән чыгып киткән балалар, гадәттә, поездга утырып, башка шәһәрләргә юл тота. Мондый бала турында мәгълүмат алуга, аны табу һәм өйгә кайтару эшенә керешәбез. Баланы поезддан төшергәннән соң, әти-әнисе өч сәгать эчендә килеп җитмәсә, аны вакытлыча балалар приютына урнаштырабыз. Анда балалар өчен барлык уңайлыклар тудырылган.
— Балаларны документлары булмау сәбәпле рейска утыртмый калу очраклары да бар. Әгәр бала әти-әнисеннән башка, башка өлкәннәр белән юлга чыга икән, кирәкле документларны алдан әзерләү мөһим. Документлар белән бәйле проблема килеп чыккан очракта, баланы безнең бүлеккә китерергә мөмкиннәр. Ул анда әти-әнисе килеп алганчы, өч сәгатькә кадәр була ала.
Теплоходларда да балаларның егылып имгәнү очраклары очрый. Андый вакытта баланың егылуын күргән пассажирлардан аңлатма алабыз.
Комментарийлар