Күптән түгел кредит алырга туры килде. Банктагы менеджер кредитны алдан капламыйча, берничә ай булса да көтәргә киңәш итте.
Скопировать ссылку
Күптән түгел кредит алырга туры килде. Банктагы менеджер кредитны алдан капламыйча, берничә ай булса да көтәргә киңәш итте.
Янәсе, бу очракта банклар табышны югалта һәм күп акча эшли алмаган перспективасыз клиентны кара исемлегенә кертә. Беренче түләүне керткәнче, бу мәсъәләгә ачыклык кертергә булдым. Бу чыннан да шулаймы? Юк, дип саный икән финанс белгечләре.
Кредитны вакытыннан алда түләүнең плюслары һәм минуслары
Банк заемщикка процентлар белән акча биргәндә, ул билгеләнгән график буенча даими рәвештә табыш алырга исәп тота.
Шул ук вакытта ул бурычлы кешегә теләсә кайсы вакытта бөтен сумманы кире кайтаруны тыя да алмый. Канун буенча һәр заемщикның кредитны вакытыннан алда түләү хокукы бар.
Әгәр сез банктан кредит алган булсагыз, РФ ГК 810 маддәсе һәм 21.12.2013 елгы 353 номерлы ФЗ 11 маддәсе нигезендә, аны теләсә кайсы вакытта кире кайтарырга хокуклы. Ике атна (кулланучылар кредиты өчен) һәм бер ай дәвамында (максатчан кредит өчен) – банкны алдан кисәтүсез, соңрак булса – кредиторга алдан хәбәр итеп.
Вакытыннан алда түләп бетерүнең ике варианты бар:
-Тулысынча. Сез калган сумманы шунда ук кертәсез һәм килешүне вакытыннан алда үтисез.
Комментарийлар