16+

«Өйдә барыбыз да мари телендә сөйләшәбез»: Балтачта халыклар дуслыгының сере нидә?

Россиядә Халыклар бердәмлеге елы уңаеннан Балтач районының Улисьял авылында яшәүче Федоровлар гаиләсе тарихына күз салдык.

«Өйдә барыбыз да мари телендә сөйләшәбез»: Балтачта халыклар дуслыгының сере нидә?

Россиядә Халыклар бердәмлеге елы уңаеннан Балтач районының Улисьял авылында яшәүче Федоровлар гаиләсе тарихына күз салдык.

Улисьял авылында мари мәдәниятен, телен һәм гореф-гадәтләрен саклап калу өчен тырышкан кешеләрнең берсе авыл клубы мөдире Лада Федорова. Ул мәдәният өлкәсендә 2010 елдан бирле эшли, 2022 елдан авыл клубын җитәкли. Лада Аркадьевна өчен мәдәният гаиләсе, балачагы, теле, җырлары, хәтта гаиләсе белән бергә кичләрен яңгыраткан гармун моңы.

«Безнең гаилә — чын мари гаиләсе»

Лада Федорова Мари-Төрек районының Памашъял (Шургунур) авылында туып-үскән. 2002 елда Балтач районының Улисьял авылына Викторга кияүгә чыгып килгән.

— Икебез дә гади эшче гаиләсендә туып үстек. Безнең балачак хәзерге балаларныкы кебек күңелле булмады. Кайвакыт балалар белән утырабыз да, вакытыбызны ничек уздырганыбызны сөйлибез. Көне буе урамда уйный идек, хәтта ашарга да онытып торган чаклар булды, — дип искә ала ул.

Ул вакыттагы кечкенә генә гаилә бәйрәмнәре дә хәзер зур истәлек булып калган. Туган көннәрендә әнисе тәмле пәрәмәчләр зур ватрушкалар, мари милли ризыгын пешерә. Күрше авылга Сабантуйга барган чаклары да хәтерендә. Әнисе татар телен белгән, татарлар белән татарча аралашкан. Милләтләр төрле булса да, кешеләрнең бер-берсенә якын булуы, кунакка йөрешүе гадәти хәл булган.

Мари. фото: ТИ

«Без өйдә барыбыз да мари телендә сөйләшәбез»

Федоровлар гаиләсендә милли телне саклау мәсьәләсенә аеруча җитди карыйлар.

— Без һәрвакыт мари телендә сөйләшә идек. Мәктәптә дә тарих, география, физика дәресләрендә мари телендә аралашкан чаклар булды. Шуңа күрә Оршан педагогика көллиятенә кергәндә, рус телендә алай ук яхшы сөйләшми идем, — ди Лада ханым.

Хәзер ул үз гаиләсендә дә мари теленең югалмавын тели.

— Өйдә барыбыз да мари телендә сөйләшәбез. Улыбызга рус дуслары килгәч, ирем шунда ук: «Бездә мари телендә сөйләшәләр!» — дип әйтә. Авылда хәзер өлкәннәрнең барысы да мари телендә сөйләшә. Балалар исә рус телендә тумыштан ук сөйләшә. Кызганыч, әлбәттә. Әти-әниләр икесе дә марилар, ә балалар рус телендә сөйләшә. Бакчада эшләгәндә дә әти-әниемә: «Телебезне шулай югалтачакбыз», дип әйтә идем, — ди Лада Федорова.

Аның өчен мәдәният йортындагы һәр чара, һәр фольклор чыгышы, һәр җыр телне саклауның бер ысулы.

Мари. фото: ТИ

Бер клубта 70 кеше җыела

Лада Федорова җитәкләгән Улисьял авыл клубы бүген авылның мәдәни тормышында мөһим урын алып тора. Аның тырышлыгы белән балаларны, яшүсмерләрне, яшьләрне һәм өлкәннәрне берләштергән дүрт һәвәскәр берләшмә һәм бер фольклор ансамбле эшли. Аларда 7 яшьтән 65 яшькә кадәрге якынча 70 кеше катнаша.

Коллектив район конкурсларында һәм фестивальләрдә актив катнаша. Авыл клубы базасында төрле мәдәни чаралар, фестивальләр уза. Алар арасында мари мәдәниятенә багышланган «Весела кас», «Лейся наша песня» фестиваль-конкурслары, драма коллективлары бәйгеләре һәм башка чаралар бар.

Коллективның бүләкләре дә шактый саллы. Республика, төбәкара һәм район дәрәҗәсендәге бәйгеләрдә дипломнар, призлы урыннар, махсус бүләкләр алганнар. Лада ханым үзе дә Күгунур авыл җирлегенең брендлы бәйрәмнәрен оештыруда актив катнаша. Авыл бәйрәменең инициаторы, оештыручысы һәм төп башкаручысы буларак, ул мәдәниятне авыл тормышының аерылгысыз өлеше итәргә тырыша.

Мари. фото: ТИ

Гаилә ансамбле гаиләне берләштерүче көч

Федоровлар гаиләсендә 2016 елда гаилә ансамбле оештырыла. Шуннан бирле алар бергәләп район, төбәк һәм республика конкурсларында, фестивальләрдә катнашалар. Гаилә ансамбленең бүләкләр сандыгында да төрле дәрәҗәдәге призлы урыннар бар. 2018 елда «Семык» республика мари мәдәнияте бәйрәмендә катнашучы дипломы белән бүләкләнәләр. 2019 елда Сернур бистәсендә узган гармунчыларның төбәкара турнирында махсус диплом алалар.

Шул ук елда «Без бергә» республика балалар сәнгать халык иҗаты фестиваленең «Иҗади гаилә» номинациясендә I дәрәҗә лауреат дипломына һәм «Осталарның гаилә династиясе» номинациясендә җиңүгә ирешәләр. 2019 елда Татарстан көнендә гаиләгә Татарстан Республикасы Президенты исеменнән тальян гармуны да тапшырыла.
Федоровларның гаиләсендә бүген дүрт ир-ат гаилә башлыгы Виктор һәм өч ул. Алар барысы да гармунчы.

— Безнең гаиләдә күңелле, иртәдән кичкә кадәр гармун уйный ала. Кайчак үтеп баручылар: «Син әле гармуннан арымадыңмы?» — дип көлә. Юк, мин үзем дә икенче сыйныфтан мәктәп коллективында катнашам, җырларга һәм биергә яратам. Ирем гармун уйнарга утыра, мин дә янәшәсендә үзебезнең җырларны искә төшерә башлыйм. Сәгатьләр буе утырып җырлый алабыз, — ди Лада ханым.

Мари. фото: ТИ

Кайвакыт кече уллары белән дә бергә җырлыйлар. Өлкәннәр эштә чакта да йортта гармун тавышы тынмый.

— Өйдә гармун тавышын кичке унбердә дә ишетергә була. Кече улым иртәдән кичкә кадәр гармун уйный ала, — дип елмая ул.

Һәр бәйрәмдә Федоровлар гаиләсенең төп атрибуты — яраткан гармун. Аннан башка бер генә бәйрәм дә узмый.

Әнидән калган чигүләр

Ладаның милли мәдәнияткә мәхәббәте балачактан килә. Әнисе икенче сыйныфтан ук кул эшләре белән шөгыльләнгән: ыргак белән бәйләгән, чигеп рәсемнәр ясаган, аларны сатып, гаиләгә ярдәм иткән. Өйләренең тәрәзәләрендә челтәрле пәрдәләр, стеналарында чигелгән сөлгеләр булган. Кайберләре бүген дә Ладада саклана.

— Бу чигүләр хәзер безнең күргәзмәләрне бизи, — ди ул. Гаилә үз кул эшләрен дә халыкка күрсәтә. Нәкъ менә шундый күргәзмә белән Федоровлар 2019 елда «Без бергә» республика балалар халык иҗаты сәнгать фестивалендә «Осталарның гаилә династиясе» номинациясендә җиңү яулый. Шулай итеп, әбидән, әнидән калган һөнәр бүген балаларга күчә. Гаилә тарихы музей экспонатына әверелми — ул яши, яңара һәм киләсе буынга тапшырыла.

Мари. фото: ТИ

Мари бәйрәмнәре авылны берләштерә

Лада Федорова мари халык мәдәниятен өйрәнүгә һәм саклауга зур игътибар бирә. Күгече (Пасха), Уярня (Масленица), Шорыкйол (Святки) кебек милли бәйрәмнәрне оештыруда актив катнаша. Аның өчен бу чаралар мари халкының тарихын искә төшерү генә түгел, балаларга үз тамырлары турында сөйләү мөмкинлеге дә. Шул ук вакытта Улисьял — бер генә милләт яши торган авыл түгел.

— Безнең колхоз күпмилләтле. Монда марилар, татарлар, удмуртлар дус һәм тату яши һәм эшли. Авыл көнен бергәләп бәйрәм итәбез. Бу бәйрәм мари телендә узса да, татарлар һәм удмуртлар безнең белән бергә күңел ачалар, бииләр, үзләре белгән җырларын җырлыйлар. Без, марилар, алар белән бергә Сабантуйны да, Гырон Быдтонны да бәйрәм итәбез, — ди Лада.

Менә ул Россиядә Халыклар бердәмлеге елының төп мәгънәсе дә. Бердәмлек барысының да бертөрле булуы түгел. Киресенчә, үз телеңне, мәдәниятеңне, гореф-гадәтләреңне саклап, башка халыкларның мирасына да хөрмәт белән карау.

Мари. фото: ТИ

«Берүзең генә әллә ниләр башкарып булмый»

Лада Федорова үзенең хезмәте өчен күп кенә бүләкләргә лаек булган. Әмма ул уңышларын беркайчан да шәхси казанышлары гына дип санамый.

— Берүзең генә әллә ниләр башкарып булмый. Без халык белән эшлибез. Клубыбызда эшләп килүче «Өммегөлсем» фольклор коллективы кызлары белән төрле җирләргә барып, чыгышлар ясыйбыз. Әгәр мин бүген ниндидер нәтиҗәгә ирешкәнмен икән, бу — бергә-бергә ирешелгән уңышларның нәтиҗәсе, — ди ул.

Лада ханымның сүзләрендә тагын бер фикер аеруча мөһим: мәдәниятне бер кеше генә саклый алмый. Моның өчен гаилә, авыл, клуб, өлкәннәр һәм яшьләр бергә булырга тиеш. Ә Федоровлар гаиләсендә бу бердәмлекне һәр көнне ишетергә мөмкин. Ул гармун моңында, мари телендә әйтелгән сүзләрдә, әнидән калган чигүләрдә, бергәләп җырланган җырларда. Бәлки, халыклар дуслыгы да нәкъ менә шундый гади нәрсәләрдән башланадыр: үз тамырыңны онытмау һәм күршеңнең тамырын да хөрмәт итүдән.

Лада Федорова өчен иң зур теләк тә гади: илләр-җирләр тыныч булсын, һәр гаиләгә сәламәтлек, ә балаларга үз халкының телен һәм мәдәниятен белеп үсәргә насыйп итсен.

Мари. фото: ТИ

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading