16+

Татарстанда көчле кар һәм буран көтелә: машина йөртүчеләр сак булыгыз

5 һәм 6 ноябрьдә Татарстанда һава торышы начараюы көтелә.

5 һәм 6 ноябрьдә Татарстанда һава торышы начараюы көтелә.

Синоптиклар фаразлавынча, җилнең тизлеге секундына 18 метрга кадәр җитәргә, көчле кар һәм буран булырга мөмкин. Күз күреме 1 километрга кадәр начараячак.

Шул сәбәпле, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне юлларда аеруча сак булырга чакыра.

ЮХИДИ хезмәткәрләре түбәндәге киңәшләрне бирә:

- Каршы як полосага чыгу белән бәйле куркыныч маневрлар ясамагыз.

- Тизлекне һава торышына һәм юл шартларына карап сайлагыз.

- Куркынычсызлык каешларын һәрвакыт эләктерегез.

- Балаларны бары тик махсус автокреслоларда гына йөртегез.

Юлларда сак булыгыз! Үзегезнең һәм якыннарыгызның иминлеге беренче урында булсын.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading