16+

Кыйбатлы балык урынына арзанлысын ашаталар

Соңгы ун елда беренче тапкыр фальсификацияләнгән товарлар саны кимү күзәтелә.

Кыйбатлы балык урынына арзанлысын ашаталар

Соңгы ун елда беренче тапкыр фальсификацияләнгән товарлар саны кимү күзәтелә.

– Кулланучылар хокукларын яклау буенча чаралар комплексын гамәлгә ашыру кысаларында уздыра торган чагыштырма куллану сынаулары нәтиҗәләре соңгы ун елда беренче тапкыр фальсификацияләнгән товарлар саны кимү буенча уңай динамика күрсәтә. Узган ел фальсификацияләнгән сөт продукциясенең күләме 30 процент иде. Быел профилактика ярдәмендә бу күрсәткечне киметүгә ирешелде. Ун ай эчендә якынча 10 процент тәшкил итә. Бу төркемгә каймак, эремчек, сыр, сары май керде, – дип сөйләде Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Розалия Арсланова матбугат очрашуында.

Спикер әйтүенчә, балык консервлары сыйфатына да зур игътибар бирелә, шуның нәтиҗәсендә фальсификат саны шулай ук кимегән. "Балык консервларын фальсификацияләү ил буенча иң актуаль тема булып тора. Быел ачыкланган фальсификат саны – 17 процент. Консервларда еш кына кыйммәтле төр балыкларны арзанлыларына алмаштыралар. Мин моны начар балык дип әйтмим, әмма кыйммәтле балык урынына очсызын кулланалар. Әйтик, тәрәч урынына – минтай, сөмбаш һәм форель урынына кызыл балык. Татарстанда балык консервларындагы фальсификатны ачыкларга мөмкинлек бирә торган лабораторияләр уңышлы эшләп килә”, – дип билгеләп үтте Розалия Арсланова.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

2

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading